Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Күтәмә мәктәбенә, макулатура сатып, музыкаль үзәк алганнар

Бүген бу мәктәптән тонна ярым макулатура төяп озаттылар.

Газель машинасы аны Зәйгә илтәчәк.

- Узган ел азагында һәм быел җыелган кәгазь калдыклары тагын шул чама калды, - ди мәктәп директоры Александр Миронов. -Бездә укучылар гына түгел, укытучылар да макулатураны анда-монда ташламый. Моның өчен кабинетларда аерым тартмалар куелган.

Макулатураны иң күп тапшырган укучыларны, ай саен йомгак ясап, кызыксындыралар икән. Александр Витальевич әйтүенчә, җиңүчеләрне Чирмешәндәге Боз сараена яки бассейнга юллама белән бүләклиләр.

Икенчел чимал акчасына кирәк-ярак та алына. Берничә ел элек музыкаль үзәк юнәткәннәр. Күмәк көч белән алынган бу аппаратураны төрле чаралар, бәйрәмнәр вакытында әле дә еш кабызалар.

Кадыйр Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев