Күтәмә авылында әфганчылар хөрмәтенә һәйкәл ачтылар
Әлеге хәтер объектын авылдашлары, үзе дә әфган сугышын узган ветеран Сергей Аркаев ясаткан.
Районда шундый тәүге һәйкәлне нәкъ менә Күтәмәдә куюлары юкка түгелдер, әлеге авылдан Әфган сугышында ун ир-егет катнашкан. Аннан барысы да исән-сау кайтса да, аларның икесе: Сергей Иванкин һәм Илья Кашаев тыныч тормышта вафат булганнар.
- Ике ветераныбыз: Сергей Тузов, Иван Аброськин авылда яшиләр, калганнарыбыз читтә. Алар белән киңәшләштек тә, шундый һәйкәл ясатырга ниятләдек. Минем мөмкинлекләрем күбрәк булганлыктан, чыгымнарны үз өстемә алдым, - ди һәйкәлне ясатучы, бүген Зәй шәһәрендә төзелеш компаниясен җитәкләүче Сергей Аркаев.
Сергей Петрович 1982-1984 елларда әфган сугышын үткән. Якташыбыз пехота гаскәрләрендә әүвәл гранатометчы, аннан БТР-70нең механик-йөртүчесе булган. Әлеге хәрби техника белән 1983 һәм 1984 елларда ике тапкыр минага эләксә дә, бәхетенә, җиңелчә контузия генә алган.
- Ул вакытта безнең кебек яшь егетләр, малайлар, ил каршында хәрби бурычларын үтәделәр. Минем аларның исемнәрен мәңгеләштерәсем килгән иде. Бүгенге яшь буын, балалар шундый сугыш булганын, шундый геройлар барлыгын белеп үссеннәр, - диде ул һәйкәлне ачу тантанасында.
Әфганчылар хөрмәтенә әлеге объектны авыл үзәгендәге паркта, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл янәшәсендә урнаштырганнар.
Тугыз елдан артык, 1979-1989 елларда Әфганстанда барган сугышта безнең районнан 150ләп якташыбыз катнашты. Алар барысы да аннан исән-сау кайтса да, 33се тыныч тормышта гүр иясе булган. Хәзер районда 55 әфганчы яши.
- Әфганстандагы сугышчан хәрәкәтләргә кагылышлы Хәтер китаплары буенча, тумышлары белән безнең районнан булып, армиягә илнең башка республика, өлкәләреннән чакырылганнарны да исәпкә алсак, Чирмешән районыннан Әфганстанда барлыгы 362 кеше хезмәт иткән, - ди районның хәрби хәрәкәтләр ветераннары советы рәисе Наил Котбиев.
Чарага килүчеләр әфганчыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар һәм яңа һәйкәл түренә чәчәкләр куйдылар.
- Сергей Петровичка бик зур рәхмәт, мондый һәйкәлләр куеп, без якташларыбызның, гомумән, ил алдында хәрби бурычларын үтәгән һәм хәзер дә шушы бурычны үтәүче ир-егетләргә хөрмәтебезне белдерәбез һәм аларның батырлыклары беркайчан да онытылмаячак икәнлеген күрсәтәбез, - диде тантанада район башлыгы Рамил Айбатов.
Чарада Чирмешән, Яңа Чишмә, Нурлат, Зәй районнарының хәрби хәрәкәтләр ветераннары советлары рәисләре, Күтәмә авыл җирлеге башлыгы Наил Сабиров чыгыш ясадылар һәм Сергей Аркаевка рәхмәт әйтеп, әфганчыларны, кунакларны, күтәмәлеләрне һәйкәл кую вакыйгасы белән тәбрикләделәр.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Марат Гомәров фотолары һәм видеосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев