Куркынычсыз юл: Чирмешәндә яшь инспекторлар көчләрен берләштерә
Районда балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалауда бердәм караш булырга тиеш.
Мәгариф бүлеге базасында юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отрядлары җитәкчеләре, педагоглар һәм дәүләт автоинспекторлары катнашында узган киңәшмәдә бу хакта күп сөйләделәр.
Очрашу ачык әңгәмә форматында узды. Төп тема – яшь инспекторларның үсеп килүче буында җаваплылык тәрбияләүдәге роле: күнегүләр, интерактив дәресләр, мәктәп маршрутларында патрульлек итү, конкурслар һәм акцияләр. Ата-аналар һәм җирле оешмалар белән эшләүгә аерым басым ясадылар.
Киңәшмәдә «Юлларда үз-үзеңне куркынычсыз тоту нигезләренә өйрәтү буенча иң яхшы педагог» республика бәйгесенең муниципаль этабына йомгак ясалды. Катнашучыларны дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләделәр. Конкурста дүрт педагог катнашкан: Лариса Еферова (Әккәрәй мәктәбе), Ләйсән Мингулова (Иске Үтәмеш мәктәбе), Галия Камалова (Иске Кади мәктәбе), Зөлфия Шәйхулова (Кармыш мәктәбе). «ЮИДНЫҢ иң яхшы җитәкчесе» номинациясендә җиңүче Лариса Еферова материаллары республика этабына җибәрелгән.
- Бу эшкә системалы якын килү кирәк: мәктәпләр, мәгариф һәм хокук саклаучылар өчен бердәм планнар, даими рәвештә очрашулар булырга тиеш. Бары тик тыгыз хезмәттәшлек кенә юл бәла-казаларын киметүдә тотрыклы нәтиҗә бирәчәк, - ди «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт-бюджет учрежденеиесенең Чирмешән районындагы профилактика бүлеге җитәкчесе Гөлия Кәбирова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев