Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

Рус Тат
Безнең районда

Күп йөргән – күп күргән

Узган атнада башкалабыз Казанда үткән Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыенында безнең район вәкиле - эшмәкәр Булат Латыйпов та катнашты. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та чыгыш ясаган әлеге чарада барлыгы 400 делегат катнашкан, аларның алтмышлабы гына Татарстаннан, калганнары чит төбәкләрдән һәм илләрдән. -Җыен кысаларында Чувашия Республикасына оештырылган эшлекле сәфәр бигрәк...

Узган атнада башкалабыз Казанда үткән Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыенында безнең район вәкиле - эшмәкәр Булат Латыйпов та катнашты.


Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та чыгыш ясаган әлеге чарада барлыгы 400 делегат катнашкан, аларның алтмышлабы гына Татарстаннан, калганнары чит төбәкләрдән һәм илләрдән.

-Җыен кысаларында Чувашия Республикасына оештырылган эшлекле сәфәр бигрәк тә ошады, - ди Булат Латыйпов. - Биредә без тимер кою, хәләл ит ризыклары, профнастил җитештерү цехларында булдык. Батыр, Комсомол районнарында яшәүче татарларның тормыш - көнкүрешенә, эшлеклелек сыйфатларына, дини һәм милли гореф - гадәтләргә тугрылык саклауларына сокланып кайттык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыены