Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Әккәрәйнең киләчәге бар

Әккәрәй авылында капиталь ремонттан соң балалар бакчасы кабат ачылды. Яңа Чишмәнең төзелеш оешмасы осталары биредә 3 миллион 200 мең сум күләмдә эш башкарганнар: түбәне, тәрәзәләрне, ишекләрне алмаштырганнар, инженерлык челтәрләрен яңартканнар. Район ярдәме белән бакчага яңа мебель дә алынган. Якын арада караватлар да кайтартылырга тиеш. Алар Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты...

Әккәрәй авылында капиталь ремонттан соң балалар бакчасы кабат ачылды.

Яңа Чишмәнең төзелеш оешмасы осталары биредә 3 миллион 200 мең сум күләмдә эш башкарганнар: түбәне, тәрәзәләрне, ишекләрне алмаштырганнар, инженерлык челтәрләрен яңартканнар.
Район ярдәме белән бакчага яңа мебель дә алынган. Якын арада караватлар да кайтартылырга тиеш. Алар Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов ярдәме белән алыначак.
"Аленушка" балалар бакчасында ике төркемдә 43 бала тәрбияләнә, аларга тугыз кеше хезмәт күрсәтә.-Авылда мәктәпкәчә яшьтәге 69 бала бар,- ди балалар бакчасы мөдире Светлана Григорьева. -Әккәрәйдә ел да 10-11 бала туа. Быел бакчадан мәктәпкә, 1 класска 13 бала китәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Аккирей