Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Әккәрәйдә бәрәңге алалар

Бу атнада районыбызның Әккәрәй авылында бәрәңге ала башладылар. Чирмешәндә дә әлеге мәшәкатьләрдән котылып куючылар бар.

Әлбәттә инде, быел авыл кешесен сөендерерлек уңышка өметләнәсе түгел. Айлар буена яңгыр яумау, кызу көннәр үзенекен итте. Син бакчаңа хет мичкә-мичкә су сип, өстән явым-төшем булмаса - юк инде ул.

Әккәрәйдән Сергей Макаровлар гаиләсе дә үскән кадәр бәрәңгеләрен алып базга салып куйганнар.

-Без бәрәңгене 3 майда утырткан идек. Уңыш начар, күңел булырлык түгел. Менә 10 сутыйлы бакчадан тавык йомыркасыннан зуррак, 50ләп чиләк кырырлык эре, 24 чиләк орлыклык бәрәңге алдык, калганы вак. Күп булмаса да, кыш чыгарга үзебезгә җитә. Нишләтәсең инде, яңгыр булмады бит, су да сипмәдек, - ди Сергей Романович.

 

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев