Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Китапханәче – агитатор

Сайлаулар алдыннан авыл китапханәләре арасында да сайлаучыларның гражданлык-хокукый культурасын күтәрү максатында эшләр оештыру буенча бәйге игълан ителгән. Мордва Афонькәсе авыл китапханәчесе Валентина Семкичева бу конкурс буенча эшне актив башлап җибәргән. "Сайлаучы: укы, уйла, сайла!" исемле күргәзмә ясаган. Мәктәп укучылары арасында "Минем сайлауларда катнашуым - Россиянең иминлеге" исемле эшлекле уен үткәргәннәр....

Сайлаулар алдыннан авыл китапханәләре арасында да сайлаучыларның гражданлык-хокукый культурасын күтәрү максатында эшләр оештыру буенча бәйге игълан ителгән.


Мордва Афонькәсе авыл китапханәчесе Валентина Семкичева бу конкурс буенча эшне актив башлап җибәргән.

"Сайлаучы: укы, уйла, сайла!" исемле күргәзмә ясаган. Мәктәп укучылары арасында "Минем сайлауларда катнашуым - Россиянең иминлеге" исемле эшлекле уен үткәргәннәр. Укучыларга һәм шулай ук тамашачыларга сайлаулар хакында бай мәгълүмат җиткерелә. Яшерен тавыш бирү юлы белән, нәкъ сайлаулар вакытындагы кебек, класс президенты сайланган. Әлеге уен укучыларга сайлауларның барышын ачыграк күзалларга ярдәм итә.

Авыл китапханәсенә ай саен 50ләп укучы килә, араларында мәктәп укучылары да, олы яшьтәгеләр дә бар. Фондта 4890 китап исәпләнә. Фонд быел гына да 100дән артык китапка арткан. Тик мордва телендәге китаплар гына азрак, бары - 40 данә.

Китапханә мордва телендә "Сятко", "Чилисема" журналлары алдыра. Шулай ук "Эхо веков", "Татарстан", "Идель" журналлары, "Наш Черемшан", "Моя газета", "Республика Татарстан" газеталары белән дә кызыксына авыл халкы.

Валентина Ивановна укучыларны яңалыклар белән киңрәк таныштыру өчен төрле китап күргәзмәләрен даими оештыра. Бүген дә "Ана телем турында уйлыйм", "Космос турында", "Бөтенесе дә туган як турында" исемле күргәзмәләр эшли.

Кадрия ГАМИРОВА.
Мордва Афонькәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән сайлаулар

2
X