Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Кешегә әүвәл кешечә мөнәсәбәт кирәк

Быел "Кара Чишмә" җәмгыятендә терлекләрне туйганчы ашаталар. Печән, силос, сенаж, салам, фураж иркенләп кыш чыгарлык, хәтта җәйгә кадәр җитәрлек. Былтыргы авыр кыш әле дә онытылмый. "Рәхмәт, республика, район җитәкчелеге нык булыштылар, азыкны читтән дә алдык, - ди бу хуҗалык җитәкчесе Гөлсәрия Гыйльмухамәдова. - Бүген бездә азык проблемасы юк". "Кара Чишмә"дә...

Быел "Кара Чишмә" җәмгыятендә терлекләрне туйганчы ашаталар. Печән, силос, сенаж, салам, фураж иркенләп кыш чыгарлык, хәтта җәйгә кадәр җитәрлек.


Былтыргы авыр кыш әле дә онытылмый. "Рәхмәт, республика, район җитәкчелеге нык булыштылар, азыкны читтән дә алдык, - ди бу хуҗалык җитәкчесе Гөлсәрия Гыйльмухамәдова. - Бүген бездә азык проблемасы юк".

"Кара Чишмә"дә якшәмбе көнне узган семинарга килүчеләр - башка хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләр фермада эш культурасының уңай якка үзгәрүен күрделәр. Малларның үлем - китеменә юл куймыйлар, көтүне таналар исәбенә яшәртмәкчеләр. Азыкны, нигездә, пешереп, парлап, бутап ашатырга тырышалар икән.

Нәтиҗә бар - 2010 елдагы белән чагыштырганда, сөт сатуны өч тапкыр диярлек арттырганнар.

Әлеге җәмгыятьтә кадрлар проблемасын терлекчеләрне читтән чакырып хәл итәләр.

Дүрт йөз баш чамасы мөгезле эре терлек асралучы биналар төзек, чиста да. Күренеп тора. "Кара Чишмә"дә, аннары "Алга" җәмгыятендә (Әккәрәйдә) эш барышы белән танышкач, муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин терлекчеләр өчен уңайлы шартлар тудырмый торып, кадрлар проблемасыннан котыла алмаячакбыз, диде. Элек бит, күбебезнең хәтерендә, фермаларда ук профилакторийлар ачылды, шунда ук дәвалану, ял итү, чәй эчү оештырылды. Бүген алар юк диярлек. Азыкны пешереп, тәмләндереп ашатуның нәтиҗәсен, файдасын бар да белсә дә, аны гел эшләмибез, иренәбез, ансат юл эзлибез.

..Әккәрәй фермаларында мал күп булмаса да (хәзер - 661, дистә еллар элек - 3200), аларга кадер - хөрмәтнең артканы сизелеп тора. Яңа җитәкче Ильяс Гатауллин эзләнүчән, тырыш кеше. Әмма инде нык хәлсезләнгән хуҗалыкны яңадан аякка бастыру тиз һәм ансат кына бирелми.

"Азыгыбыз җитәрлек, күп булмаса да, эшләгәнебезгә хак, түләү алып торабыз, - ди товарлыклы сөтчелек фермасы мөдире Александра Мотягина. - Тик фермага яшьләр килми, шунысы начар. Ә без, өлкәнрәкләр, өйдә утырырга өйрәнмәгән".

"Алга"да сыерларның күпләп бозаулау вакыты соңгарак, март, апрель айларына калган. Быел бозаулар аз туган, шуңа да көнгә нибары 170 килограмм тирәсе генә сөт саталар.

Быелгы семинарларда терлекләрне ясалма орлыкландыру турында еш сөйләнә. Бу өлкәдә шулай ук тәртип урнаштырасы бар. Инде "Кара Чишмә", "Алга" җәмгыятьләрендә дә ясалма орлыкландыру пунктларын җиһазлап, конкрет эшкә керешкәннәр, булдыклы белгечләр дә тапканнар. Район җитәкчеләре бу эшне тулысынча җайга салу өчен кирәкле ярдәм күрсәтергә ышандыра.

Колхозны бетерү ансат, әнә Кармышта заманын-да гөрләп торган фермада корпуслар буп - буш, мал заты юк. Дилбегәне бер бушатсаң, элеккеге ветеран - җитәкче Николай Трофимов әйтүенчә, халыкны эшкә өйрәтү бик кыен.

Район хуҗалыкларында соңгы семинарлар күрсәткәнчә, фермаларда технологик таләпләрнең күбесе тиешенчә үтәлми, ясалма орлыкландыру эшенә игътибар көчәергә тиеш. Халыкка хезмәт хакын түләүдә тоткарлыклар еш күзәтелә.

Фермаларда милек һәм малның тулы сакланышын тәэмин итү - үзе бер проблема. Каравылчылар булмау яки аларның җавапсызлыгы аркасында, ай саен дистәләрчә мал урлана, кайчак угрылар табылмый да.

Кадыйр ГОМӘРОВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы Чирмешән