Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Кайда да сәләт кирәк

Ашханә хезмәткәрләре арасында Алексеевскида узган һөнәри осталык конкурсында безнең район вәкилләре икенче урынга лаек булдылар. Әлеге бәйгенең төп максаты - онытылып барган татар халык ашларын яңарту, аларны профессиональ дәрәҗәдә әзерләү. Пешекчеләргә таләпләр дә югары иде, чөнки аш - су остасы булу җиңел эш түгел. Һәр һөнәрнең үз романтикасы булган кебек,...

Ашханә хезмәткәрләре арасында Алексеевскида узган һөнәри осталык конкурсында безнең район вәкилләре икенче урынга лаек булдылар.


Әлеге бәйгенең төп максаты - онытылып барган татар халык ашларын яңарту, аларны профессиональ дәрәҗәдә әзерләү. Пешекчеләргә таләпләр дә югары иде, чөнки аш - су остасы булу җиңел эш түгел. Һәр һөнәрнең үз романтикасы булган кебек, безнең эшебезнең дә кызыклы һәм мавыктыргыч яклары бар.

Гадәттә пешекче артист кебек җитез, хәрәкәтчән, врач кебек сак һәм игътибарлы, рәссам кебек зәвыклы булганда гына үз һөнәренең остасына әверелә ала. Безнең уңган-булган кызларыбыз Эльмира Галимова, Наталья Семкичева һәм Антонина Горбачева сынатмадылар, биремнәрне уңышлы уздылар, ашларны оста итеп әзерләп, жюри хөкеменә тапшырдылар.

Оста кызларыбыз "Югары һөнәри осталык" медале, Мактау грамоталары һәм акчалата премияләр белән бүләкләнделәр.

Мәмүрә Гафиева,
үзәк ашханә
директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән һөнәри осталык конкурсында