Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Кармышлылар һәм яшәүчелеләр кабер казырга экскаватор алды

Кармыш һәм Яшәүче авылы халкы акча җыелышып, каберләр казырга 2 миллион 460 мең сумлык экскаватор сатып алды.

Бүген авылларда мәрхүмнәребез өчен кабер казырлык яшьләребез күп түгел. Шунлыктан Кармыш, Яшәүче авылы мәчете картлары киңәшләшеп, экскаватор алырга булганнар.

-Күмәк эшкә, рәхмәт, Кармышта, Яшәүчедә һәм читтә гомер итүче күп авылдашлар кушылды. Әтиәниләре шушы авылдан булган Минһаҗевлар гаиләсе, бертуганнар: Чиләбедән Дамир абый, Казаннан Дамирә, Дания апалар, әйттик, шушы техниканы алу өчен 500 мең сум сәдака бирделәр, - ди авыл җирлеге башлыгы Рамилә Гатина.

Хәзер Кармыш зиратында экскаватор өчен гараж төзелә. Аның нигезе әзер инде. Киләчәктә шушы техниканы йөртү өчен арба да ясамакчылар. Экскаватор Кармыш һәм Яшәүче авыллары халкына хезмәт итәчәк.

 

Дамир Гатин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев