Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Кармыш һәм Әккәрәй укучылары юлда йөрү кагыйдәләрен кабатлый

Район автоинспекторлары балаларга юлда йөрү кагыйдәләре турында сөйләделәр.

Район дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсенең юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау инспекторы Айрат Заһретдинов һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең райондагы профилактика бүлеге җитәкчесе Гөлия Кәбирова Кармыш һәм Әккәрәй мәктәпләрендә балалар белән очрашулар оештырдылар. Алар укучылар белән кышкы юлларда йөрү үзенчәлекләре турында профилактик әңгәмәләр үткәрделәр, “Кышкы куркынычсызлык” видеоролигы күрсәттеләр.

-Әңгәмәләр барышында укучылар юл хәрәкәте кагыйдәләренең актуаль темаларын кабатлыйлар: яктылык кайтара торган элементлар куллану; машина юлын аркылы чыгу кагыйдәләре; бозлавык юлда ничек хәрәкәт итү; таудан шуу кагыйдәләре; пассажирлар һәм җәяүлеләр өчен кагыйдәләрне кабат искә төшерәбез, - ди Гөлия Кәбирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев