Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Карачишмәлеләр авылда чыккан янгынны үзләре сүндереп өлгергәннәр

Узган шимбә көнне, 12 апрельдә, Кара Чишмә авылында мунча янган. Янгын сүндерүчеләр килгәнче, авылдашлар утны үзләре сүндереп өлгергәннәр.

Янгын хакында хәбәр кичке дүртләр тирәсендә ГЛОНАСС системасы аша кабул ителә. Райондагы янгын күзәтчелеге хезмәтенең өлкән дознователе фәнил Гыйззәтуллин әйтүенчә, вакыйга урынына Бәркәтәдән һәм күрше Әлмәт районының Түбән Абдул авылыннан янгын сүндерү командалары чыга. Бәхеткә, алар килгәнче, авылдашлар утны сүндереп өлгергәннәр. Янгын бинага зыян салып өлгерә. Белгечләр ут казасын мунча миченнән чыккан дип фаразлый.

Исегезгә төшерәбез, апрель башында Чирмешәндә дә мунчага ут капкан иде. Анда да ут чыганагы – мунча миче, диделәр.

Янгын чыккан очракта, әлеге хәл турында кичекмәстән янгын сагына 01 яки 2-57-01 телефон номерына, кесә телефоныннан 101 номерын җыеп хәбәр итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев