Кара Чишмә халкын авылда хат ташучы булмавы борчый
Түбән Кәминкә авыл җирлегенең Кара Чишмәдә узган халык җыенында да юллар темасы кузгалтылды. Ике авылга да олы трассадан керү юллары тузган.
Авыл пенсионеры Әхәт абый Ситдыйков җыенда торып басып, күпләрне борчыган проблеманы яңгыратты. Кара Чишмәдә хат ташучы – почтальон юк. Авыл мәдәният йортында калдырылган газета-журналларны, квитанцияләрне халык үзе килеп алырга мәҗбүр.
-Олы буын алай йөри алмый бит инде, почтальон табасы иде, - диде ул.
Ни кызганыч, әлеге проблема районыбызның гына түгел, республиканың да байтак торак пунктларына хас. Хат ташучыларның хезмәт хаклары мактанырлык түгел.
Җыенда авыл җирлеге башлыгы Рәдиф Халиков хәл итәсе башка мәсьәләләрне дә атады. Әнә ике авылдагы мәктәпнең дә котельныйларына ремонт кирәк. Авыл эчләрендәге юлларны да яхшыртасы бар. Дөрес, былтыр Кара Чишмә авылының Гагарин урамы һәм урта зират буена 716 метр арада вак таш өслекле юл ясаганнар.
Сөенечле хәбәрләрдән. Кара Чишмә авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылачак, блок-модульле бинаны бастырганнар инде, түбәсе дә ябылган. Рәдиф Халиков әйтүенчә, быел Түбән Кәминкә авылында республика программасы буенча яңа кибет бинасы салачаклар, ул авыл мәдәният йорты янындарак төзеләчәк.
Демография хәлләренә килсәк, былтыр җирлектә биш бала туса, ике авылда 16 кеше бакыйлыкка күчкән. Хәзер җирлектәге 345 йортта барлыгы 1021 кеше гомер итә.
Түбән Кәминкә һәм Кара Чишмә авылларындагы мәктәпләрдә 29 бала белем алса, калган 29 укучы Күтәмә, Бәркәтә авылы мәктәпләренә автобус белән йөреп укыйлар. Балалар бакчаларына 10 сабый йөри.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Марат Гомәров фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев