Кара Чишмәдә ит ыслый башлаганнар
Кара Чишмәдә яшәүче Илаловлар гел үзләренә шөгыль табып торалар. Элегрәк ун баштан күбрәк сыер асрасалар, бүген өч үгез симертәләр. Былтыр 100 баш каз һәм үрдәк үстергәннәр.
Соңгы арада монда Әлмәт, Лениногорск, Азнакай якларыннан еш киләләр. Нигә дисәң, ит ыслатырга заказ китерәләр икән.
- Хәллерәк кешеләр итнең ысланганын ярата, күбрәк ат итенә өстенлек бирәләр, - ди Радик Илалов. – Безнең “цех” зур түгел, бер камера гына эшли. Салкын һәм кайнар ыслау камерасы кечкенә суыткыч кадәр тартма инде. Аны заказ буенча кайтарттык. Электрдан эшли. Берьюлы бер бот ит ыслап була.
Остадан ыслау процессы турында да сораштым.
Башта итне, төрле тәмләткечләр, тоз, борыч салып, 10 көн маринадта тоталар. Күләменә карап, төрле зурлыктагы, 100 литр сыешлы да, савытлары бар.
- Аннары, таралмасын өчен, ит кисәген бәйләп, камерага киптерергә эләбез. Вентиляция һава өреп тора. Ит 35 градуста 1 сәгать чамасы тора, - ди Радик Илалов. - Шуннан 80-90 градуста кайнар ыслау процессы башлана, якынча 6 сәгать. Камера эченә тышкы яктан генератор пычкы чүбе – опилка төтене куа. Ул сатуда бар, без ольханыкын еш кулланабыз. Камерадан алынган, ысланган ит бер тәүлек суынырга тиеш.
Кирәк очракка, Илаловлар камера куелган вагончыкта кечкенә ике суыткыч та тоталар.
Ыслатырга каз, сыер ите дә китерәләр икән.
- Бу шөгыльнең серләрен интернетта, китаплардан укып өйрәнәм, - ди якташыбыз. - Гел камера тирәсендә тормыйм, төп эш урыным нефтьчеләрдә.
- Бер тик тормыйлар инде, үзләренә шөгыль таба беләләр, - дип улы һәм киленен, оныкларын мактап куйды Зәрига апа Илалова. - Әтиләре дә шундый – һөнәрле, тырыш кеше иде мәрхүм. 60 ел бик тату яшәдек без Фазыйл белән. Аны искә алмаган көнем юк.
... Радик белән озак сөйләшмәдем, ул мәчеткә, Рәгаиб кичәсенә китте. 45 яшьлек якташыбыз инде күптән намазда, күркәм гамәлләр кылып яши. Алар заказчылардан да хәләл ит кенә алалар.
фото: автор
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев