Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Ивашкинода, киләсе елда алдыру өчен, матбугатка яздыралар

72 яшьлек, элеккеге терлекче Валентина Иванова, елдагыча, иң әүвәл заказ биргән, билгеле, башта район газетасына.

-Валентина Аркадьевна бик төгәл кеше: матбугатка язылуны соңга калдырмый, 5-6 басмага заказ карточкасы тутыра, коммуналь хезмәтләр өчен дә вакытында түләп куя, - ди Ивашкино элемтә бүлекчәсе җитәкчесе Ольга Малинова.

Бу көннәрдә хат ташучы Людмила Гаврилова пенсия таратканда матбугатка да яздыра. Ул, элемтә бүлекчәсе начальнигы әйтүенчә, бик тырыш, җаваплы хезмәткәр.

-Бүген 100 адреска район газетасы илтәбез, - ди Ольга Малинова. – Киләсе елда да шул кадәр булыр, бу күрсәткечне киметмәбез.

Сүз уңаеннан. Ольга Владимировна үзе дә булдыклы, эшне оештыра белә, гел алдынгылар сафында. 2023 елның икенче яртысына район газетасына яздыруда югары күрсәткечләре өчен редакция аны Рәхмәт хаты һәм кирәк-ярак белән бүләкләде.

автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев