Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Ивашкино мәктәбендә петуниянең яңа төрен үстерәләр

Ивашкино урта мәктәбе инде берничә ел теплицада үсентеләр үстереп сатуга чыгара һәм моннан шактый табыш та ала. Узган елны мәктәп, үзеннән арткан үсентеләрне сатып, 25 мең сум керемле булган.

-Моннан тыш аларны ярминкәләр вакытында да байтак саттык. Үсентеләргә сорау бар. Без туфракны көздән үк әзерлибез. Елдагыча быел да татлы борыч, помидор, чәчәк орлыкларын утырткан идек. Аннан соң ачы борыч сораучылар да булды, быел аны да үстермәкчебез, - ди биология укытучысы, тәҗрибә участогы мөдире Наталья Яманова. – Орлыкларны, нигездә, үзебез әзерлибез. Петунияне башка елларны да үстерә идек, быел аның яңа төрен – ампельный дигәнен дә чәчтек, орлыгын сатып алдык.

Үсентеләрнең бер өлешен инде күчереп тә утыртканнар, тартмалар саны көннән-көн арта бара. Алар монда һәр тәрәзә төбендә диярлек.

-Үсентеләрне тәрбияләүдә миңа агросыйныфта белем алучы укучылар булыша, - ди Наталья Алексеевна. – Мондый сыйныфлар безнең мәктәптә генә бар.

Көннәр җылыта башлагач үсентеләрне зур теплицага (3 метры киңлектә 24 метр озынлыкта) күчереп утырталар. Сүз уңаеннан, мәктәпнең тәҗрибә участогы 30 сутыйдан артык мәйдан били.

Тәҗрибәле укытучы әйтүенчә, үсентеләрне дөрес тәрбияләү бик мөһим. Наталья Алексеевна аларга җылы су сибә һәм бер тапкыр булса да марганцовкалы су белән тукландыру үткәрә.

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев