Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Ивашкино элемтә бүлекчәсе матбугатка яздыруны актив башлады

Биредә 35 данә газета-журналларга заказ биргәннәр дә, шул исәптән 15се “Безнең Чирмешән”-“Наш Черемшан”га.

Бу юлы да Валентина Иванова бүлекчәгә беренче килүче. 72 яшьлек ветеран “Сувар”, “Наш Черемшан” газеталарына заказ карточкасы тутырган. Башка басмаларны да күп яздыралар икән. Аның яшьтәше Валентина Владимирова алдагы ярты елда биш төрле газета-журнал алдырачак.

- Район газетасына язылмыйча калганым юк, - ди мәдәният йорты хезмәткәре Юлия Павлова. –Анда безгә кирәкле бөтен мәгълүмат бар. Шуны да әйтим, “Наш Черемшан”га заказ тутырып, үткән ярты елда бүләк – 3 литрлы банкада бал оттык. Бу бик сөенечле булды.

Николай Степченконы да элемтә бүлекчәсендә очраттык. Нефтьче ул, бүген “Сувар”, “Мәгариф” һәм “Наш Черемшан” газеталарына заказ биреп куйды.

- Язылабыз инде, минем әни –Федосья Ильинична озак еллар элемтә бүлекчәсен  җитәкләде, матбугатка мәхәббәт шуннан килә бугай, - диде ул.

 

- Матбугатка ташламалы бәядән яздыру декадасында безгә аеруча күп киләләр, - ди Ивашкино элемтә бүлекчәсе җитәкчесе Ольга Малинова. –Хат ташучыбыз Людмила Гаврилова да бик тырыш, үзе үк йорттан-йортка кереп заказ карточкалары тутыра. Эшебез болай барса, киләсе ярты ел планын да үтәргә өметләнәбез.

- Югары Кәминкәдә, Кармышта да матбугатка актив язылалар, - ди районда почта тарату участогы җитәкчесе Любовь Фәтхетдинова. –Кайбер газета-журналларга 10-20 апрель көннәрендә заказлар ташламалы бәядән алына.

Кадыйр Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев