Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Ивашкино бүлекчәсе иң алда

Ивашкино элемтә бүлекчәсе 2014 елның беренче яртыеллыгына газета-журналларга яздыру планын декабрь башында ук 100 процентка үтәгән. Ивашкино элемтә бүлекчәсе ике авылга (Ивашкино, Әккәрәй) хезмәт күрсәтә. Алар декабрьнең беренче атнасында ук 808 данә басмага заказ карточкасы тутырганнар. Хат ташучылар Нина Сипатрова һәм Зинаида Иванова заказ алуны дәвам итәләр. Алар үткән яртыеллыкта...

Ивашкино элемтә бүлекчәсе 2014 елның беренче яртыеллыгына газета-журналларга яздыру планын декабрь башында ук 100 процентка үтәгән.

Ивашкино элемтә бүлекчәсе ике авылга (Ивашкино, Әккәрәй) хезмәт күрсәтә. Алар декабрьнең беренче атнасында ук 808 данә басмага заказ карточкасы тутырганнар.
Хат ташучылар Нина Сипатрова һәм Зинаида Иванова заказ алуны дәвам итәләр. Алар үткән яртыеллыкта да планнарын арттырып үтәгәннәр.
Ивашкинодан Зоя Пикушева - 9, Майя Назарова 7 төрле газета-журналга язылган. Әккәрәйдән Ирина Евдокимова, Любовь Степанова һәр елны алтышар басма алдыралар.
-Казанка элемтә бүлекчәсе дә планны үтәү алдында, - ди район почта хезмәте участогы җитәкчесе Любовь Фәтхетдинова. -17 ел стажы булган Ольга Лукьянова халык белән бик яхшы эшли.
Казанкада 35 гаилә район газетасы алдыра. Бишәр төрле басма алдыручы гаиләләр дә аз түгел.
Ульяновка элемтә бүлекчәсе дә планны үтәү алдында. Биредә биш авылга дүрт хат ташучы хезмәт күрсәтә. Бүлекчә начальнигы Надежда Елистратова үзе дә Саминовка авылында хат тарата. Бүген бу авыллар халкы 140 данә район газетасы алдыра.
15 декабрьдән элемтә бүлекчәләрендә үзәк басмаларга заказлар кабул итү туктатыла. Республика басмаларын киләсе елның беренче яртысында алдыру өчен 28 декабрьгә кадәр заказ карточкасы тутырырга була.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined почтальон