Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Ивашкино авыл җирлегендә урам юлларын яхшыртырга тырышалар

Узган елда Ивашкинода 402 метр арада тротуар ясаганнар. Монда бу эшне быел дәвам иттермәкчеләр. Әккәрәйдә дә 1 километр озынлыкта тротуар төзеләчәк. Әккәрәйнең – Совет, Ивашкиноның Чапаев һәм Беренче Май урамнары юлларын вак таш җәеп яхшырту планлаштырыла.

Узган елда Ивашкинода, Пушкин урамында, 241 метр арада юлга вак таш түшәгәч, көнкүреш калдыклары – чүп җыючы машиналар хәзер берничә урамга иркенләп керә ала.

-Юллар төзү һәм ремонтлау – иң төп бурычыбыз, - диде Ивашкино авыл җирлеге башлыгы Николай Емельянов әлеге җирлектә узган халык җыенында.- Ике авылда да парк зонасы булдырырга, Азатлык сугышчысы һәйкәлләрен төзекләндерергә исәп бар.

Юллар дигәннән, Әккәрәйдә кайберәүләр урам юлларына кар чыгарып түгә, шулай итеп транспорт юлын каплый икән. Андыйларны штрафка тартырга мөмкиннәр.

Җирлек тракторы Әккәрәй мәктәбе янындагы тукталыш урынын да кардан чистартсын иде, диделәр.

Җирлек башлыгының отчет докладында әйтелгәнчә, 2020 ел өчен салымнар тулысынча җыелган, бурычлар юк. Республика биргән 1 миллион 312 мең сумны да кушып санагач, былтыр барысы 1 миллион 640 мең сум үзсалым акчасы җыйганнар. Шул средстволарга 32 урам яктырткычы алынган, Ивашкинода күпер капиталь ремонтланган, Әккәрәйдә су башнясын норматив хәлгә китергәннәр, скважина насосы ремонтланган һәм алмаштырылган. Үзсалым акчалары урам юлларын кардан чистартуга, чүп үләннәрен чабуга да тотыла.

Әккәрәйдәге 194 йортта – 635, Ивашкинодагы 163 йортта 596 кеше яши. 84 (!) йорт буш икән. Бер елда халык саны 13кә кимегән; 12 бала туган, 17 кеше үлгән.

Шәхси хуҗалыкларда 107, ягъни узган елдагыдан 15 башка күбрәк сыер асрала. Күп сыер асраучы Сергей Сипатров хуҗалыгы иң күбе – 22 мең 594 килограмм сөт тапшырган, Аркадий Романовскийлар – 18 мең 270, Николай Серендеевлар – 15 мең 6108 килограмм.

-Биш сыерыбыз бар, бүгенге җыенда бүләк биреп тә күңелне күрделәр, - диде Аркадий Романовский.

Биредәге “Әккәрәй” җәмгыяте районда мактаулы авыл хуҗалыгы предприятиесе. Фермаларында 160 баш сыер, барысы 361 мөгезле эре терлек асрыйлар. Кышны иркенләп чыгарлык азык әзерләгәннәр. Пайчылар белән фураж, печән биреп, акчалата да исәп-хисап ясалган. Бүген , пайчылар белән уздырылган җыелышта 2022 елда бер гектар пай җиренә 800 сум исәбеннән түләнәчәге хакында әйтелде (бер пайга 3,7 гектар туры килә).

Бу җирлектәге авылларның йөзе соңгы елларда яхшы якка нык үзгәрде. Социаль объектларның барысы да капиталь ремонтланган, яңа йортлар күп.

Ивашкинода һәм Әккәрәйдә узган җыеннарда район оешмалары: авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, Пенсия фонды, хәрби комиссариат, социаль хезмәт, ветберләшмә, урманчылык, полиция, аграр техникум, административ комиссия вәкилләренең дә мәгълүматлары тыңланды. ФАП хезмәткәрләре коронавируска каршы көрәшнең ничек оештырылуы хакында сөйләделәр.

Район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин монда эш таба алмаучыларны контракт буенча хәрби хезмәткә барырга өндәде.  Яхшы хезмәт хакы түлиләр, бушлай ашаталар, киендерәләр, күпмедер вакыттан соң квартиралы да буласың. Хәрби комиссариатка бу хакта аңлату эшләре алып барырга кирәк.

Ивашкинода, Әккәрәйдә дә җыен азагында авыл активистларына, хезмәт алдынгыларына бүләкләр тапшырдылар.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев