Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Югары Кәминкәдә яшь белгечләргә торак бирәләр

Екатерина һәм Руслан Нуруллиннар, бер ел элек “Ильхан” җәмгыятенә килеп, эшкә урнашканнар.

Яшь гаилә безгә Ульяновск өлкәсеннән күченеп килгән. Өч ел элек институт тәмамлаган яшь белгечләрне – ветеринарларны Түбән Новгород шәһәренә эшкә җибәрәләр. Анда ике ел эшләгәч, яшьләр яшәү урыннарын алмаштырырга ниятлиләр һәм безнең районга күченеп киләләр.

-Әлеге хуҗалыкта бер ел эшлибез. Безгә монда ошый. Дөрес, әүвәл бераз авыррак булды, ләкин ярты елдан соң мондагы шартларга өйрәндек, безгә дә күнектеләр. Бүген җитәкчеләр һәм эшчеләр белән уртак тел табып хезмщт куябыз, - ди Екатерина Витальевна. – Мин, нигездә, компьютерда эшлим,  программалар артыннан карыйм, кирәккәндә ветеринарларга да булышам.

Сүз уңаеннан, аның ире Руслан Шамил улы - җәмгыятьтә баш ветеринар.

Яшь гаиләгә яшәү өчен капиталь ремонтланган яңа йорт биргәннәр. Аларны Югары Кәминкәдә авыл хуҗалыгы белгечләре өчен берничә ел элек махсус төзеделәр.

- Минемчә, хәзер авылда да рәхәтләнеп яшәп була. Бүген безне биредәге яшәү һәм эшләү шартлары тулысынча канәгатьләндерә. “Ильхан” - заман таләпләренә җавап бирә торган хуҗалык, әле дә үсештә. Авыл җире өчен ул аз түгел. Ял көннәрендә машинага утырабыз да, Әлмәткә барып кайтабыз, - диде Екатерина Нуруллина.

 

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев