Чирмешән яңалыклары

"Безнең Чирмешән" газетасы - Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Югары Кәминкә кешесенең 11 мең сум акчасын урлаганнар

Гомумән, 6-12 августта район полиция бүлегендә гражданнардан 42 хәбәр кабул ителгән. Бу чорда ике җинаять эше кузгатылган. Участок уполномоченныйлары җиде административ беркетмә төзегәннәр.

Полициягә Югары Кәминкә авылында яшәүче хатын-кыздан язма гариза кабул ителгән, анда ул билгесез затларны җинаять җаваплылыгына тартуны сорый: кырыкалдарлар аның 11 мең сум акчасын “кулга төшергәннәр”. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Шушы вакыт аралыгында матди зыян белән ике юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 45 очрагы ачыкланган, шул исәптән транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән өчен бер беркетмә төзелгән.

Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның Чирмешән районы бүлеге штабыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев