Югары Кәминкә элемтә бүлеге җитәкчесе сәхнәгә дә чыга
Югары Кәминкә элемтә бүлеге җитәкчесен авыл үзешчәннәре арасында да күрергә мөмкин. Шушы көннәрдә җирле артистлар ремонттан соң кабат ачылган мәдәният йортындагы концертта чыгыш ясадылар. Анда Резеда Рәхмәтулла кызы да бар иде.
– Киләсе елда алдыру өчен, хат ташучыларыбыз матбугатка яздыруда актив эшлиләр, йорттан-йортка кереп, заказлар алалар, - ди Резеда Сафина. –Ничек тә быелгы күрсәткечләрне киметмәскә тырышабыз.
Югары Кәминкәдә хат ташучы Гөлнара Сафина аеруча тырыш, халык арасында абруйлы хезмәткәр, бу тармакта инде 11 ел эшли. Ул өч бала әнисе, улы махсус хәрби операциядә, күптән түгел әти-әнисе янына кунакка, ялга да кайтып киткән.
Гөлнараның ире Илфак та һөнәрле, булдыклы, тәртипле кеше.
Бүген Югары Кәминкә элемтә бүлекчәләрендәге авылларда (Югары Кәминкә, Керкәле, Кызыл Яр, Туймәт, Кара Чишмә) барысы 534 данә, шул исәптән 216 данә район газетасы таратыла. Киләсе елның беренче яртысына 350 данә газета-журналга, шулардан 170 адресатка “Безнең Чирмешән” газетасына яздырганнар да. Бу эш дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев