Югары Кәминкә авылында «Миннек бәйләү» йоласы оештырганнар
Әлеге чара биредә һәр елны үткәрелә торган матур традициягә әверелгән.
-Ул безнең зур бәйрәм кебек үтте. Бер беребез белән күрешеп, аралашып, гармуннар уйнап, җырлап биеп, казанда пешкән аштан авыз итеп, үлән чәйләре эчеп, рәхатләнеп ял иттек, күңел ачтык, күп итеп миннек бәйләдек, - диде Югаы Кәминкә авылы мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Резеда Сафина. - Йолада 7 яшьлек баладан 91 яшьлек әбиләрдә катнашты. Саибә әби Шәйдуллина бу чараның иң олы кешесе булса да, яшьләрдән калышмады. Үзенең җитезлеге, пөхтәлеге белән таң калдырды. Чарада төрле мастер-класслар да күрсәтелде. Мингаян апа Галиева "казык чалып" миннек бәйләп күрсәтсә, Ралия апа Шәрифуллина төрле шифалы үләннәр белән чәй ясау серләренә өйрәтте.
Хатын-кызлар чарага татар халкының милли ризыгы булган җәймә, бәрәңге шәңгәсе, күмәч, коймаклар пешереп алып килгәннәр.
-Шундый тәмле ризыклар белән сыйлаучы апаларга, катнашучыларга, барысына да бик зур рәхмәт, - диде Резеда Сафина. -Исәнлекле, хәерле гомерләр, тыныч тормышлар, кабат очрашулар насыйп булсын барыбызга да!
Резеда Сафина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев