Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Югары Чегодай терлекчесе бер сарыктан 70 кило ит “чыгарган”

Югары Чегодайда яшәүче Ибраһим Гыйләҗев үз хуҗалыгындагы сарыклар санын 80 башка җиткергән.

Ул бу авылда ике ел элек йорт сатып алып, әлегә кадәрге шөгылен монда да дәвам итәргә булган. Сарыклары симез, көр күренә.

-20 литрлы  чиләк белән көненә 6 чиләк, 50 килограммлап солы бирәм, әле иртән улакларына салып чыккан идем - бетергәннәр. Су көненә 15 чиләкләп китә, апрельдәге эссе көннәрдә шөперделәр генә,  - ди Ибраһим Минзәки улы.

Кайтарылган коры печән түкләре дә тиз “ябыга”.

-Сарыкка аңа ирек - воля кирәк. Холкы нинди дисезме, сыер бит әрләгәнне аңлый сыман, ә сарык юк, үзенчәлекле хайван инде, - дип елмайды әңгәмәдәшем.

-Сарыкчылыкта иң кыены?

-Өсләрен алу. Мин анысыннан авырсынмыйм, кул кайчысы белән берүзем  көненә 5-7не алам, монда көч кирәк. Сарык асраучы олырак кешеләр, танышларым шуннан зарлана. Хәзер сарык өстен кырку өчен электрдан эшли торган бик яхшы машиналар бар, тик алар  кыйммәт, 35-40 мең сум ук тора, - ди Ибраһим.

Якташыбыз төрле токымлы сарыклар асрый. Курдюклы токымлысының берсеннән 70 килограмм чиста ит чыкканын хәтерли. Романский  токымлылары да бар, төрлесе кушылган гибридлары да.

-Бездә  гадиерәк токымлы, үзебезнең якларга яраклашкан сарыклар яхшы. Мин аларны үземчә “бродягалар” дип атыйм, - ди ул.

Бродяга дигәннән, Ибраһим, иртән һәм кичен сарыкларын  икешәр-өчешәр сәгать саф һавада йөртеп кайта.

-Сарык 8-12 айда өлгерә, дөрес, ашатуга карап инде. Чалу эшен ансатлаштырдым, күтәрергә җиңел булсын өчен өчен роликлар кулланып махсус җайланма ясадым, 120 килограммлы сарыкны берүзем күтәреп эшкәрткәнем бар. Аена 50ләп баш мал саткан вакытлар булды.

-Шулкадәр тирене нишләтәсез? – дим аңа.

-Үләт базына ташларга туры килә. Бик жәл.  Алучы булса, бушлай да биреп җибәрер идем.

Ибраһим Гыйләҗев яңа абзар төзү хыялы белән яши, чөнки урыны кысанрак. Печән үстерү өчен пай җире дә кирәксенә.

- Тырышам инде, шуның белән яшим, файдасы булмаса, азапланмас идем, 30 баш умарталарым  да бар, - ди якташ.

 -Үзегез сарык итен ашыйсызмы соң? - дигәч, Ибраһим үзе яратып пешерә һәм ашый торган Казан-кебаб пешерү рецепты белән уртаклашты:

Чама белән 3 литрлы казанга  үсемлек мае һәм ярты килограммлап ит саласың, аны бераз гына кыздырып алганнан соң, су өстәп пешерәсең. Пешеп бетәр алдыннан өстенә бәрәңге саласы һәм тозлыйсы, ашар алдыннан гына болгатасы.

фото Марат Гомәров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев