Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Ислам – яшәү рәвеше

Шундый исем астында Чирмешәндә беренче тапкыр зур чара үткәрелде. Хатын - кызлар мәчеткә җыелып, Лениногорск районының имам - мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сөнгатуллин вәгазен тыңласалар, ир - атлар өчен мәҗлес физкультура - савыктыру комплексында оештырылды. Биредә ирләр өчен спорт бәйгеләре дә булды. Безгә Сарман, Түбән Кама, Әлмәт, Лениногорск, Җәлил, Мөслим, Яңа...

Шундый исем астында Чирмешәндә беренче тапкыр зур чара үткәрелде.


Хатын - кызлар мәчеткә җыелып, Лениногорск районының имам - мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сөнгатуллин вәгазен тыңласалар, ир - атлар өчен мәҗлес физкультура - савыктыру комплексында оештырылды.
Биредә ирләр өчен спорт бәйгеләре дә булды. Безгә Сарман, Түбән Кама, Әлмәт, Лениногорск, Җәлил, Мөслим, Яңа Чишмә, Аксубай районнары һәм поселоклары вәкилләре дә килгән иде.

Чирмешән районыннан спорт ярышларында ике команда катнашты. Ислам динен тотучы ир - егетләр волейбол, мини - футбол, армспорт, аркан тарту, йөзү, өстәл теннисы һәм су тубы буенча көч сынаштылар. Иң оешкан һәм җитез команда, мөгаен, Җәлил поселогыннан булгандыр. Алар мини - футбол, аркан тарту, армспорт, су тубы (ватерполо) буенча бәйгеләрдә беренче урынны алдылар. Чирмешәнлеләр йөзүдә - беренче, мини - футболда һәм аркан тартуда - икенче.

Җиңүчеләргә истәлек бүләкләре дә тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән зур чара үткәрелде