Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Иске Үтәмештән күп балалы гаиләне бүләкләр белән сөендерделәр

Акция Пробация турындагы закон кысаларында җирле хакимият һәм мәгариф бүлеге ярдәмендә узды.

Яңа уку елы алдыннан Иске Үтәмеш авылында күп балалы Галимовлар гаиләсе өчен көтелмәгән кунакларның визиты күңелле сюрприз алып килде.

Россия Федераль җәзаларны үтәү хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җинаять башкарма инспекциясе федераль казна учреждениесенең Лениногорск муниципальара филиалының пробация төркеме өлкән инспекторы Альфред Насыйров, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ольга Маркова һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйләгөл Муксинова белән берлектә, аларга балаларын мәктәпкә җыярга ярдәм итү максатыннан бардылар.

Акция кысаларында өч укучыга – 9 нчы сыйныфка барачак Дианага, 6 нчы  сыйныфтан Алмазга һәм 4 нче сыйныф укучысы Булатка  - барлык канцелярия кирәк-яраклары салынган яңа рюкзаклар тапшырылды. Мәктәп җыелмаларыннан тыш, гаиләгә азык-төлек тутырылган пакетлар да калдырдылар, ул гаилә бюджетына саллы өлеш кертәчәк.

-«Россия Федерациясендә пробация турында»гы федераль закон кысаларында әлеге эш даими алып барыла. Безнең бурыч - күзәтчелек итү генә түгел, ә кулдан килгәнчә социаль ярдәм күрсәтү дә, бигрәк тә балалы гаиләләргә һәм Белем көне алдыннан мондый ярдәм аеруча мөһим, – диде өлкән инспектор Альфред Насыйров.

Балаларның әниләре Наталья кунакларны ачык йөз белән каршы алды. Галимовлар мәктәпкә балаларны әзерләгәннәр, әмма күп балалы гаилә өчен нинди ярдәм дә урынлы.

-Без, әлбәттә, балаларга, укулар башланганчы, кирәкле әйберләр сатып алдык инде. Шулай да, бу бүләкләрегез өчен сезгә бик зур рәхмәт! Яңа рюкзаклар һәм канцелярия һичшиксез артык булмаячак, барысы да бик сыйфатлы һәм матур итеп ясалган, - диде Наталья.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев