Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Иске Үтәмештән Атлас Суфиянов республика бәйгесендә катнаша

Иске Үтәмеш авылында яшәүче Суфияновлар гаиләсе “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте игълан иткән “Ә безнең ишегалдында…” исемле бәйгенең муниципаль этабында җиңүче булды. Алар республика этабында район данын яклый.

10-13 гыйнвар көннәрендә  tatar-inform.ru һәм tatar-inform.tatar сайтларында тавыш бирүнең республика этабы башланды.

14 гыйнварда тавышларның гомуми санын исәпләп, бәйгенең җиңүчеләре билгеләнәчәк. Конкурс өч номинациядә үтә: “Иң яхшы шәһәр ишегалды”, “Иң яхшы район үзәге ишегалды”, “Авыл җирлегендә иң яхшы ишегалды”.

Районда йорт яны территориясен иң матур Яңа ел бизәлешенә бәйгедә катнашучылар арасында урыннар социаль челтәрдә (ВКонтакте) тавыш бирү буенча билгеләнде.

Өен, тәрәзәләрен төсле утлар белән бизәгән, чыршы да бастырган Атлас Суфиянов турында язма бик күп лайк җыйды, тавыш бирү нәтиҗәләре буенча ул беренче урында.

Шул ук авылдан укытучы Рафик Әхтәмов йорт янын Кыш бабай, Кар кызы һәм Куян  сыннары белән бизәп куйган. Аның иҗат җимешләрен дә райондашларыбыз югары бәяләгән. Рафик Әсхәт улы икенче урынга лаек булды.

Авылдашлары белән беррәттән бәйгедә катнашкан 64 яшьлек Сәгыйть Каюмов сигез оныгын шатландырып, өй каршында 2023 нче елның символын – зур Куянны кардан ясап куйган, аның тирәсенә чыршылар да бастырган.

Кара Чишмә авылында яшәүче Әкрәм Мәссаровның өч метрлы кар сыннары турында, район газетасы әзерләгән материалга нигезләнеп, хәтта Татар-информ сайтында да язып чыктылар.  Муниципаль этапта ул һәм Сәгыйть Каюмов - өченче урында.

Дүрт җиңүченең өчесе – республикада билгеле рәссамнар үстергән Иске Үтәмештән.

- Киләсе елда видеоматериал да урнаштырырга  исәп бар, - ди көнкүреш техникасы төзәтү остасы Атлас Әсхәт улы Суфиянов. – Бәлки аларны тавышлы итеп тә эшләп булыр.

Рафик Әсхәт улы Әхтәмовлар йорты каршындагы кар сыннар да күзне иркәли.

- Эреткәч, яңгыр яугач, сыннарым зыян күрде, - ди ул. – Әмма формаларын саклап калдылар. Йорт тирәсен болай итеп бизәүне 6 ел элек башладым. Элегрәк башка кайбер  оешмаларга сыннар ясауда булыштым. Бу эш күңелгә якын, рәхәтлек бирә.

 

- Баштарак кар булмады, аны әллә кайлардан җыйдым, - ди тагын бер оста Сәгыйть Салих улы Каюмов. – Сыннарыма карап үзем дә сокланам. Киләсе елда, кар вакытында яуса, исән булсак, безнең йорт каршында әллә нинди җәнлекләр, төрле фигуралар бастырырга телим. Гомерем буе машина йөртсәм дә, мин рәссам эшен дә яратам.

Менә шундый сәләтле, романтик осталарны Иске Үтәмеш авыл җирлеге Советы да рухландыра белә. Шушы көннәрдә җирлек башлыгы Рәфис Мингулов, мәдәният йортыннан килгән Кыш бабай һәм Кар кызы белән бергә барып, Атлас Суфияновка, Рафик Әхтәмовка һәм Сәгыйть Каюмовка истәлек бүләкләре тапшырдылар.

Бәйгедә катнашкан Кара Чишмә остасы Әкрәм Мәссаровны Түбән Кәминкә җирлеге Советы шулай ук истәлек бүләге белән сөендерде.

Кадыйр Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев