Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Иске Үтәмештә яңа басмадан йөриләр

Иске Үтәмештәге Тынычлык һүм Мичурин урамнары арасында, елга аша, яңа басма ясаганнар. Асты юан, нык тимер торбадан эшләнгән, өсте яңа такталардан җәелгән 24 метр озынлыктагы басманы үз акчаларын кулланып монтажлаганнар.

Басма тирәсендә тагын бер изге эшкә тотынганнар, биредә “Әбзәлетдин” чишмәсен төзекләндерәләр. Су чыганагының өсте профнастил белән ябылачак, аның һәм чишмә стеналарының эчке ягын бетонлау өчен каркас ясап куйганнар да.

Средстволар табып, авылның гараж кырыендагы скважина һәм башня тирәсе тотып алынган.

Урманасты Үтәмештә дә күптәнге хыялларын тормышка ашырганнар, 50 кублы яңа башня бастырып, тагын бер скважина бораулаганнар. Бу скважина белән башня арасында 135 метр озынлыкта полиэтилен торбалар да салынгач, авыл халкы суга туенган. Линиядә су басымы да нык арткан, хәзер ике башня 75 кубометр су сыйдырышлы. Тагын бер янгын гидранты да эшләнеп калган. Боларны “Чиста су” республикасы программасы аша бирелгән акчаларга башкарганнар.

- Иске Сережкинода да бер якта су линиясендә ремонт үткәрергә әзерләнәбез, - ди Иске Үтәмеш авыл җирлеге башлыгы Рәфис Мингулов. -Подрядчы оешма тиздән эшкә дә керешәчәк. Иске Үтәмештә яңа күпердә капиталь ремонт бетү ягында, Урманасты Үтәмештә төзелгән халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пункты шушы көннәрдә ачылачак.

Кадыйр Гомәров фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев