Иске Үтәмешнең “Сабан туе” стадионын төзекләндерәчәкләр
Быел Иске Үтәмештә Сабан туйлары уза торган стадионны матурлау эше планга кертелгән.
Бу хакта Иске Үтәмеш авыл җирлеге башлыгы Рафис Мингулов халыкка авыл җыенындагы хисап чыгышында хәбәр итте. Әлеге төзекләндерү эшләре быел башкарылырга тиеш. Бу – искеүтәмешлеләрнең күптәнге хыялы.
Иске Үтәмеш авыл җирлеге составына дүрт авыл керә:
| Авыл | Хуҗалык саны | Кеше саны |
| Иске Үтәмеш | 144 | 385 |
| Урманасты Үтәмеш | 91 | 156 |
| Югары Чегодай | 77 | 180 |
| Иске Сережкино | 48 | 61 |
Рафис Мингулов әйтүенчә, 2025 гыйнварга монда барлыгы 360 хуҗалык, 782 кеше исәпләнә.
Узган 2024 елда җирлектә өч бала туган, барысы да Иске Үтәмештә. Ни кызганыч, 18 авылдаш (Иске Үтәмештә – дүрт, Урманасты Үтәмештә – биш, Югары Чегодайда – җиде, Иске Сережкинода – ике) гүр иясе булган.
Демография хәлләрен дәвам итсәк, бүген Иске Үтәмеш гомуми белем бирү мәктәбендә 29 укучы белем ала. Шуларның алтысы – Урманасты Үтәмештән. Югары Чегодай башлангыч мәктәбендә бер бала укый. Иске Үтәмештәге балалар бакчасында өч сабый тәрбиялиләр.
-Иске Үтәмеш авыл җирлегендә барлыгы 101 баш савым сыеры исәпләнә. Сәгыйть Хөснетдиновлар гаиләсе – 15, Таһир Иззатуллиннар 10 баш сыер асрыйлар. Радик Галләмов, Рәфис Сәдретдинов, Илдус Галимовлар да терлекне күп тоталар. Умартачылык белән шөгыльләнүче Илдар Вәлиуллин (Иске Үтәмеш), Рәдиф Хөснуллин (Урманасты Үтәмеш) гаиләләре былтыр 500әр килограмнан күбрәк бал сатканнар. Югары Чегодайдан Марат Галимовлар 20 сутыйлы теплицаларында ел әйләнәсе яшелчә үстереп, керем алалар. Иске Үтәмештә Сурат Джораев теплицасында помидор, кәбестә рассадалары үстереп сата, - диде Рафис Мингулов.
Кыскасы, уңганнар күп бу җирлектә. Монда терлекчелек буенча сигез мини, микро ферма эшли. Җыенда андыйларга дәүләттән һәм районнан ярдәм чаралары хакында да сөйләделәр.
Җирлек халкы өмәләрдә актив, барысын да бергә эшлиләр. Узган елда “Татнефть” грантына конкурста катнашып, Югары Чегодай авылында балаларга уен мәйданчыгы урнаштырганнар. Үзсалым акчаларына Иске Сережкинода һәм Иске Үтәмештә зират тирәләрен тимер койма белән яңартып, территорияләрен зурайтканнар.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Марат Гомәров фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев