Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Иске Үтәмеш мәктәбе укучысы укытучы булырга хыяллана

Иске Үтәмеш мәктәбе укучысы Алия Мингулова укытучы һөнәрен сайларга хыяллана.

-Мин математика һәм физика фәннәрен яратып укыйм,-ди быел 11 нче сыйныфта үзе генә укучы якташыбыз. - Киләчәктә шул фәннәрдән укытырга телим.

Белем бәйрәме көнендә Алиягә һәм бу мәктәптә белем алачак тагын 62 укучыга бик күпләр теләкләр җиткерде. Билгеле, беренче сыйныфка килүчеләргә игътибар зур иде. Аларны – 6 малайны һәм кызны республика Президенты, “Ак Барс“ банкы исеменнән дә бүләкләр биреп сөендерделәр, авыл жирлеге башлыгы Рәфис Мингулов та бүләкләр тапшырды.

-Мәктәптә аерым җитди проблемалар юк, бар да әзер,- ди әлеге коллективның яңа җитәкчесе Руфия Хөснетдинова, - Кышкылыкка суган, бәрәңге уңышын җыеп та куйдык, байтак кайнатмалар әзерләдек. Аңлашып, исән-сау эшләргә язсын иде.

Автор фотосы

Күбрәк фото: Иске Үтәмеш мәктәбендә Белем бәйрәмен зурлап үткәрделәр (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев