Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Иске Сережкинода берьюлы 6 мең төп үсенте утырттылар

Иске Сережкинода якташлары Константин Илюхин ярдәме белән 3 мең төп чыршы, 3 мең төп усак агачы үсентеләре утырттылар.

Әлеге үсентеләр елга буенда урын алды. Аларны Константин Георгиевич китерткән махсус техника белән урнаштырдылар.

– Киләчәктә монда үзенә күрә бер парк булачак, игелекле якташыбызга зур рәхмәт, – ди Иске Үтәмеш авыл җирлеге башлыгы Рәфис Мингулов. – Әле тагын үз көчебез белән Иске Үтәмештәге, Сабан туе узучы стадионда да 50 төп чыршы үсентесе утырттык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев