Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Иске Сережкино авылындагы зиратның документлары бар

1990 еллар башында Иске Сережкино авылы зираты территориясенә бик якын урынга техника белән, бораулый башларга җыенган нефтьчеләр килде. Алар карталарда бу җирдә бернинди зират та билгеләнмәгәнен хәбәр иттеләр. Ярдәм сорап район җитәкчелегенә һәм «Безнең Чирмешән» газетасы редакциясенә мөрәҗәгать итәргә туры килде. Аларның булышлыгы белән нефтьчеләр зират территориясеннән киттеләр.

Бу вакыйгалардан соң авыл халкы изге урынны законлаштырырга, мәйданны арттырырга карар кылды, чөнки иске зират тулган иде.

Үзсалым акчасына беренче эш итеп зиратның элеккеге территориясе законлаштырылды. Аннары "БИО-АГРО" җәмгыятеннән бер пай җир сатып алынды. Бу мәсьәләдә булышкан җәмгыять җитәкчелегенә рәхмәт белдерәбез.

Аннары шул 3 гектарны зиратка дип законның барлык таләпләре буенча рәсмиләштерү процессы башланды. Бу эш ике елдан артык дәвам итте. Документлар берничә тапкыр әйләнеп кайтты, аңа төзәтмәләр керттеләр. Документларны әзерләүдә Иван Тузилов зур ярдәм күрсәтте.

Ниһаять, зират территориясе тулысынча рәсмиләштерелгән, закон таләпләренә нигезләнгән документы бар. Үзсалым программасы буенча җыелган акчалар өчен авылдашларыбызга, Иван Тузиловка, Иске Үтәмеш авыл җирлеге Советына, җирлек башлыгы Рәфис Мингуловка, кадастр хезмәтенә хезмәткәрләренә, район җитәкчелегенә, Иске Сережкино авылы зиратын рәсмиләштерүдә күрсәткән ярдәмнәре өчен, зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

Евгений Илюхин.

Иске Сережкино авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев