Иске Котышта су челтәрләрен яңартырга җыеналар
Быел бу авылда су челтәрләрен яңабаштан төзүгә бюджеттан 18 миллион сум акча бирелә.
Әлеге эшкә проект күптән ясалган, ул экспертиза узган. Иске Котыш авыл җирлеге башлыгы Александр Митякин әйтүенчә, 2024 елда Байкал урамының – 400, Рус урамының 600 метр өлешендә юлга комлы вак таш җәю дә планга кертелгән. Башка кайбер урамнар юллары да шомартуга мохтаҗ, тик бөтенесен берьюлы башкара алмыйсың.
Моңа кадәр Иске Котышта узучы җыеннарда авылга зур трассадан алып керүче төп юлның начарлыгыннан еш зарлансалар, бу юлы әлеге проблема яңгырамады, юл хезмәте балансына куйгач, былтыр көз аны рәтләгәннәр икән.
“Земство докторы” программасы буенча бер йорт төзелеше дә 2024 ел планында.
Җирлектә узган ел дәвамында да мөмкин булганны эшләргә җай табылган. Татарстан Республикасының
2 миллион сум күләмендә грант акчасына Байкал урамы юлы норматив хәлгә китерелгән, аның 470 метр өлешендә комлы вак таш җәелгән.
Җирлек акчаларына, 150 мең сумга балалар мәйданчыгы алып, аны күмәк көч белән монтажлап куйганнар.
Үзсалымга килгәндә, үзләренеке һәм шуңа республика биргәнне дә кушып исәпләсәң, ул 622 мең 500 сум тәшкил иткән.
–Бу средстволар иң әүвәл урам юлларын кардан, чүп үләннәреннән чистартуга, тракторчыга түләүгә, запас частьләр алуга, урам яктырткычларын хезмәтләндерүгә тотыла, – диде җирлек башлыгы. –Иске Котышта яңа зират коймаларын ясауга – проект эшләтүгә, материаллар алуга, эшне башкаруга үзсалымнан 279 мең сум акча юнәлдердек.
Иске Котышның Заречная урамында яшәүче берәү каты көнкүреш калдыкларын бик сирәк алып китүләреннән зарланды. Бу иң элек юлсызлыкка бәйле. Әмма калдыкларны җыючы идарә итүче компания әлеге эшкә җаваплырак карарга бурычлы.
Чүп җыюда өзеклекләрне, графикта каралганнарны үтәмиләр икән, алар кәгазьдә, актта теркәлергә тиеш.
–Мондый проблема сездә генә түгел, – диде җыенда катнашкан район башлыгы урынбасары Надежда Гомәрова.
Рус урамында яктарак урнашкан ике йорт тирәсендә юл начар икән. Шул хакта сорау бирүчегә монда да юл, якын арада булмаса да, яхшыртылачак, ә торба куюны җәйгә таба эшләргә ышандырдылар.
Иске Котыш җирлегендә эш йөртүче фермер Висхан Тепсуркаевка дәгъва булмады. Ул җитәкләүче хуҗалык 4171 гектарда иген культуралары игә, пайчылар белән исәп-хисап ясаган, халыкка фураж бөртеге дә сата.
Әлеге фермерга мәктәпкә алмагач үсентеләре, балаларга Яңа ел күчтәнәчләре алуда булышканы өчен, мәктәп дирекциясе, укытучылар коллективы, ата-аналар исеменнән рәхмәт тә ирештерделәр.
Бүгенге җыенда район үзәгендәге кайбер оешмалар җитәкчеләре дә катнашты, кайберләре, авыл мәдәният йорты фойесында, җыен алдыннан гражданнарны да кабул итте, икенчеләре җыенда чыгыш ясады. Чара барышында районның социаль-икътисади үсеше, хокук тәртибе, экология, җирдән файдалану кагыйдәләре, торак
белән тәэмин итүдә дәүләт ярдәме, социаль ипотека, субсидия алу тәртибе, районның административ комиссиясе эшчәнлеге турында да сөйләделәр.
Җирлекләрдә халык җыеннары дәвам итә.
Кадыйр Гомәров фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев