Иске Кадида Зариповларның өч игезәк уллары туган
“Ленин юлында” газетасы бу хакта 50 ел элек язган.
– “Красный Октябрь” колхозы тракторчысы Мария Платоновна Яшинага РСФСР Авыл хуҗалыгының атказанган механизаторы дигән мактаулы исем бирелде.
“Ленин юлында” – 1 июль, 1970 ел.
Лашман мәктәбендә хәзер 800дән күбрәк бала укый.
“Ленин юлында” – 4 июль, 1970 ел.
Район Сабан туенда XXII партсъезд исемендәге колхоз механизаторы Миңнәхтәм Яруллин (Иске Үтәмеш) – беренче, ә Киров исемендәге колхоздан Габдулла Галимов икенче батыр булдылар. Аларның икесенә дә сарык бирделәр.
“Ленин юлында” – 8 июль, 1970 ел.
Иске Кадидан Булат һәм Асия Зариповларның өч игезәк уллары: Рәшит, Хәмит, Заһир туды.
“Ленин юлында” – 18 июль, 1970 ел.
40 ел элек
Тукай исемендәге (Иске Кади – ред.) колхозда сабанчылар ярышы үтте. Анда җир эшкәртүдә барлык таләпләрне төгәл үтәгән механизатор Якуб Заһретдиновка беренче урын бирелде.
“Ленин юлында” – 12 июль, 1980 ел.
Быел Иске Үтәмештә 320 урынлы яңа типовой мәктәп файдалануга тапшырылачак. Яңа Элмәледә дә 320 урынлы мәктәп төзелә. Ләкин биредә төзелеш эшләре бик акрын бара.
“Ленин юлында” – 25 июль, 1980 ел.
30 ел элек
Чумачка юлын күтәрүдә ике трактор: ДТ-42 һәм Т-130 эшли. Тракторчылар Фазыл Ситдыйков һәм Рәис Сәйфетдиновлар биредә тырыш хезмәт куялар. Әлеге участокта башка оешмалардан да төрле техника катнаша.
“Ленин юлында” – 4 июль, 1990 ел.
Тиздән Урманасты Үтәмешкә бару, кайту күпкә җиңеләячәк. Авылны Чирмешән – Лениногорск трассасы белән тоташтырачак юл күтәрелә. Аның озынлыгы 1200 метр булачак. Биредә полотно күтәрүне Рәсим Хөснуллин С-100 тракторы белән башкара.
“Ленин юлында” – 7 июль, 1900 ел.
“Талон бар, шикәр юк! Ишлинкага күчеп кайтканнан бирле кибеттән ярты килограмм да шикәр комы ала алмыйбыз”.
Редакциягә килгән хаттан өзек.
“Ленин юлында” – 7 июль, 1990 ел.
Районда сыр җитештерүче завод булуга, сөт һәм сыр җитештерү артуга, планнарның арттырып үтәлүенә карамастан, район халкына сыр сатылмый.
“Ленин юлында” – 13 июль, 1990 ел.
20 ел элек
Соңгы вакытларда күрше Шентала станциясендә тимер-томыр җыя башлагач, безнекеләр дә тимер-томырга ябышты. Шул дистәләрчә тонна йөк тапшыган клиентлар белән шунда ук исәп-хисап ясаганнар.
“Безнең Чирмешән” – 5 июль, 2000 ел.
Нурлыгата Гыйниятуллин (Түбән Чегодай) авылда иң өлкән кешеләрнең берсе. Ул калайчы, ташчы, мич чыгаручы эшләрен башкарган. Бүген 90 яшьлек Нурлыгата ага үзен белә башлаганнан бирле балыкчылык белән дә мавыга.
“Безнең Чирмешән” – 5 июль, 2000 ел.
“Таң” күмәк хуҗалыгының Иске Сережкино бригадасыннан Петровлар һәм Корниловлар гаиләләре 5-5,25 гектарда чөгендер үсентеләре сирәкләделәр.
“Безнең Чирмешән” – 8 июль, 2000 ел.
Кыймләтчелек заманы, дип тормыйлар, Лагерка авылында бик күпләр йорт салалар. Әйтик, Валерий Гордеев, Николай Матвеев, Аркадий Майоров, Петр Мишкиннар кирпечтән, заман таләпләренә туры китереп өй төзиләр.
“Безнең Чирмешән” – 12 июль, 2000 ел.
фото: архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев