Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Иске Кади авылында янгында пешкән ир-ат соңрак больницада үлгән

Узган якшәмбе көнне Иске Кади авылындагы бер йортта янгын чыгып, өй хуҗасының гомере өзелгән.

Районның янгын күзәтчелеге хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, ут чыгу хакындагы хәбәр кичке сәгать биштән соң кабул ителә. Янгын сүндерүчеләр килгәндә, мунча белән бер түбә астындагы йорт ут эчендә була, ялкын тәрәзәләрдән ургыла.

Соңыннан мәгълүм булганча, әүвәл фаҗига урынына кичен терлекләр карап йөргән бер күршеләре, ис сизеп, йөгереп килә.  Йорт алдында, кар өстендә ятучы өй хуҗасын күреп ала һәм аңа ярдәм итәргә тырыша. Утта нык пешкән 68 яшьлек ир-ат ул вакытта әле аңында була, аны больницага алып китәләр.

-Ул безнең белән больницада сөйләшкәндә дә аңында иде. Мунчасын өч көн элек үк яккан, үзе аек. Ни кызганыч, ялгыз яшәүче әлеге якташыбызның хәле авыр иде, – диде районның янгын күзәтчелеге хезмәте начальнигы Надежда Костина.

Әлеге фаҗиганең сәбәпләре, утның кайдан чыгуы төгәл мәгълүм түгел әле. Бу хәлне белгечләр тикшерә. Йорт исә яшәргә яраксыз.

Надежда Костина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев