Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Иске Элмәледә - абзар, Чирмешәндә печән эскертләре янган

Чирмешән районында ике көн рәттән янгын чыкты.

7 июнь төнендә Иске Элмәле авылындагы шәхси хуҗалыкта абзарга ут капкан. Янгын сүндерүчеләр килгәндә, төнге уникеләр тирәсендә, корылманың  түбәсе, янкормасы һәм янәшәдәге печән төргәкләре яна торган була. Ут, шөкер, якын-тирәдәге башка каралты-кураларга күчми. Тик, ни кызганыч, “кызыл әтәч” әлеге хуҗалыкка нык зыян салып өлгерә.

8 июньдә, көндезге сәгать икенче яртыларда янгын сүндерүчеләргә Чирмешәннең Амур ягында, Кирпеч заводы ягына баручы юл уңаенда ферма януы хакында хәбәр килеп ирешә. Чынлыкта монда биналар янмаса да, ут  җирле фермерның печән һәм салам эскертләрен юк иткән.

Көннәр коры тора: зинһар, ут белән сак булу турында онытмыйк!

Исегезгә төшерәбез,  янгын чыккан очракта, бу хакта бердәм коткару хезмәтенең (янгын сүндерүчеләр, коткаручылар,  полиция, ашыгыч ярдәм, газ хезмәте) 112 бердәм телефон номерын  җыеп хәбәр итәргә  мөмкин. Янгын сүндерүчеләргә  һәм коткаручыларга турыдын-туры  101 (01) номерына шалтыратырга кирәк.

Фәрит Яруллин фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев