Иске Элмәле янындагы кырда сүндерелмәгән тәмәкедән ут чыккан
Бу атна дүшәмбесендә Иске Элмәле авылыннан 3 километрлап ераклыктагы кыр янган. Ут чыганагы - сүндерелмәгән тәмәке.
Кыр януы хакында көндезге өчләрдә районның бердәм диспетчерлык хезмәтенә шалтыратып хәбәр иткәннәр.
-Янгын сүндерүчеләр килгәндә 100 кв.метр мәйданда салам калдыклары януы ачыклана. Ут сүндерелә, кешеләр арасында зыян күрүче юк, - диде диспетчерлык хезмәте җитәкчесе Гөлия Яруллина. – Янгын чыгарган кеше билгеле, тәмәке тартканда ут белән сак булмаган әлеге ир-атка 5 меңнән 15 мең сумга кадәр штраф яный.
Районның янгын күзәтчелеге белгечләре салам, коры үлән яндырырга ярамавы хакында кабат искәртә: ут урманнарга, каралты-кураларга, өйләргә күчәргә мөмкин.
Янгын чыккан очракта - 01, кесә телефоныннан 101, 112 номерларын җыеп хәбәр итәргә кирәк.
Гөлия Яруллина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев