Ишлинкада яшәүче уңган гаилә Петряковларда ут соң сүнә
Ишлинкадан Петряковлар ничек бар эшкә дә өлгерәдер? Аларны тыңлап торсаң, тагын әллә ниләр майтарырлар иде әле, тик олыгаеп кына баралар.
“Икесен дә үстерәлмәбез, дип курыктык”
Чуваш Афонькәсе, икенче төрле Ишлинка, районыбызда иң кечкенә авылларның берсе. Бүген биредәге 18 йортта 35 кеше гомер кичерә, мәктәп яшендәге дүрт бала бар. Матур табигатьле, тыныч, аулактагы чуваш авылы.
Шунда Петряковларның гаилә башлыгы - Николай Петрович белән урамда, казыкка бәйләнгән бозаулары янында сөйләшеп киттек. Хуҗалыгы, тормышы белән кызыксынгач, яңа танышым чуваш орнаменты белән бизәлгән капкалы өенә дәште.
-Без өч бала үстердек, алар таралышкач, 2009 елда тәрбиягә ике бала алдык. Максимга – 6 яшь, Таяга яшь тә тугыз ай иде, - диде хуҗабикә Мария Алексеевна.
-Бу адымга барыр өчен бик зур батырлык кирәк бит, - дим.
-Безнең моңа сәбәп бар иде. Минем каенатам, Коляның әтисе Петр Лагерка авылында туган. Аңа 2 яшь вакытта, 1912 елда аның әнисе үлеп китә, - дип дәвам итте ул. -Өч бала ятим кала, Петр иң кечкенәсе. Шунда Ишлинкадагы туганнары аны тәрбиягә алалар. Шул Петр үсә, ике фамилиядә – Моляков, Петряков булып йөри. Армиягә китә, өйләнә. Бөек Ватан сугышына алына, каенана ике баласы белән калган. Әти - Петр фронттан 1946 елда кайта. Сугыштан соң аларның тагын балалары туа. Бер кызлары, алты уллары була, берсе минем ирем. Шуңа күрә, Ходайга рәхмәт йөзеннән, әтиебезнең, бабабызның гомерен саклап калган өчен без дә тәрбиягә балалар алдык. Берсен генә алырбыз дигән идек: үстереп өлгерәлмәбез дип курыктык, аннан абый белән сеңелне аермадык инде. Больницаларга еш йөрергә туры килде. Беренчел мәлне бик шуклар иде, хәзер басылдылар. Максим Лениногорскида техникумда укый, кайтып йөри. Тая Лашман мәктәбенең 7 сыйныфында, коррекцион класста белем ала.
-Сине әти-әниең әрлиме соң? – дим шул арада Таяга.
- Юк, - дип елмаеп куйды ул.
-Булгандыр инде төрле вакыты. Нишлисең, колеядан чыкмасыннар өчен дилбегәне ныграк тотарга туры килә, - диде әни кеше.
“Их, яшьрәк чак булса...”
Петряковларның абзарлары тулы мал: ике сыер, ике бозау, 25 баш сарык-бәрән, дуңгызлар, тавыклар.... Әле бер мәлне умарталар да асраганнар.
-Без сыерны гел ике-өч баш тоттык. Әле яшьрәк чак булса, билләһи, берсүзсез, кече ферма рәсмиләштереп, күбрәк тә асрар идек әле. Соңгы вакытта дәүләт тә андыйларга ярдәм итә, - ди Николай Петрович.
-Әйе, сез дә олыгаясыз, авыл да картая.
-Шулай, пенсионерлар гына калдык. Колхоз таралды. Әгәр колхоз бетмәсә, безнең балаларның авылда калырга исәпләре дә бар иде, булмады шул. Яшьләр юк авылда, алар булмагач, балалар каян килсен?! Авылларда яшьләрне кайгыртсыннар, эш белән тәэмин итсеннәр иде, - дип дәвам итте Мария Алексеевна.
-Авылда кибет тә юк икән.
- Машинабыз бар, азык-төлекне күбрәк Чирмешәнгә барып алып кайтабыз, - диләр Петряковлар.
Хуҗа кеше заманында колхоз бухгалтериясендә хезмәт куйган, Мордва Афонькәсе авылына йөреп эшләгән. Хатыны кибеттә саткан. Хәзер пенсионерлар ниләр генә үстермиләр. 49 сутыйлы бакчаларында, өстәвенә, күршеләренең буш торган участокларында да чүпкә урын юк. Кыяр, помидор, бәрәңге кебек “классик” яшелчәләрдән кала, фасоль, баклажан, төсле кәбестә күкрәп үсә. Җәен, көзен Петряковлар йорты чәчәкләргә күмелә. Шуңа да таңнан караңгыга кадәр аякта да инде алар.
Алмазлы рәсемнәр
Хуҗабикәнең тагын бер шөгыле калган икән. Ул инде өч еллап “алмазная вышивка” белән мавыга. Вак, төсле материалны - “алмазикларны” җыеп, тезеп утырырга шактый түземлелек кирәктер. Петряковларның өй стеналарын әллә никадәр шундый кул эшләре бизи.
-Күзләр талмаса, төннәр буе, телефон утында да эшләп утыра алам, түземлегем җитә. Бик яратам бу шөгыльне. Эшләремне бүләк иткәлим, сатканым юк. Ә кирәкле материалларны интернет аша Кытайдан яздырып алам, бер өлешен Чаллыдан алып кайтам. Белгәннәремне Тая да яхшы ук өйрәнде, - ди оста.
Хуҗабикә артист та икән. Әүвәл авылда оешкан ансамбльдә җырлаган. Хәзер Мордва Афонькәсенең “Умарина”сы хатын-кызлары белән җырлый. Мордва җырларын да өйрәнгән. Гомумән, Петряковлар телләр белү ягыннан бай. Русча, чувашча, мордвача, татарча да сөйләшәләр, кимендә яхшы аңлыйлар.
-Ничек соң шулай барына да – эшкә дә, җырларга да, кунакка да өлгерәсез? – дим.
-Без хәзер иртәнге биштән аякта. Көннәр эсселәткәч дүрттә үк тора башлыйбыз, сыерларны җиләсрәк вакытта ашатып өлгерергә кирәк. Иртә торабыз, соң ятабыз, - диләр алар.
автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев