Илсаф Утыз Имәнгә багышланган җыр башкарган
Бу атнада районның биш авыл җирлегендә Сабан туйлары гөрләде, һәр авылның үз батыры ачыкланды. Утыз Имәндә исә Илсаф яңа җыр да башкарган.
Югары Кәминкә авыл җирлегендә узган милли бәйрәмнең көрәш батырына отпариватель һәм тәкә бүләк иттеләр. Бу зур бүләккә Чирмешән егете – Туймәт кияве Илназ Гыйләҗев ия. Урманасты Үтәмештә Сабан туе батыры – шушы авыл егете Дамир Заһретдинов. Ул мәйданнан суыткыч алып китте. Кара Чишмә авылының “Наратлык” аланында узган бәйрәмдә тәкәне Түбән Кәминкә авылы көрәшчесе Разыйф Гыйрфанов җилкәсенә салдылар, батырга истәлек бүләге дә тапшырдылар. Айнур Вафин Лашман Сабан туе батыры булган. Авылдашларына газон чапкыч һәм тәкә бүләк иткәннәр.

Утыз Имән авылында да Сабан туе гөрләп үткән. Баш батырга керхер - югары басымлы югыч бүләк иткәннәр. Әлеге бүләккә авылдашлары Алмаз Сәйфетдинов ия. Быелгы Сабан туе утызимәнлеләр күңелендә аерым истә калыр, бу көнне Утыз Имәнгә багышланган җырны беренче тапкыр яңгыратканнар, аны бәйрәмнең махсус кунагы Илсаф башкарган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев