Чирмешән районында язгы су басулар Шушма буендагы авылларга яный
Бу көннәрдә һава температурасы шактый җылытты. Мондый хәл куанычлы булса да, елга, буаларда су күтәрелү куркынычы арта.
ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының райондагы белгече Мирзагали Мирзаянов әйтүенчә, язгы су ташуларга әзерлек максатында, район башкарма комитетының махсус карары нигезендә, беренче эш итеп авыл җирлекләре башлыкларына буалардагы суны күзәтеп торырга, кирәксә, гидротехник корылмаларның шлюзларын, торбаларын ачып суларын киметергә кушылган.
Гадәттә, районда язгы су ташулар вакытында су басу куркынычы Шушма елгасы буенда урнашкан Бәркәтә һәм Түбән Кармалка авылларына яный.
–Соңгы елларда безнең авылда зур су басулар булганы юк, – диде Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы Ринат Сибгатуллин. –Шулай да ел саен, яз җитү белән, су ташуга каршы комиссия оештырабыз һәм вазифаларны билгелибез. Берәүләр көймә, транспорт, помпалар, генератор өчен җаваплы булса, башкалар йорт саен йөреп, халыкка аңлату эшләре үткәрәләр, памяткалар тараталар. Эш башланды. Авылда Шакирҗанов, Карл Маркс һәм Ленин урамнарына су басу куркынычы яный. Монда 120 йорт исәпләнә, шуларның 59ында 84 кеше яши, 34се – дача буларак кулланыла торган торак, 27 – ябык йорт.
Бәркәтә авылында урнашкан янгын-коткару хезмәтенең аерым посты начальнигы Ренат Гыйләҗев әйтүенчә, алар да язгы ташуга әзер.
Ренат Гыйләҗев, Бәркәтә авылындагы янгын-коткару посты начальнигы:
–Безнең пост җиде авыл җирлегендә урнашкан 14 авылга хезмәт күрсәтә. Шуларның икесенә: Бәркәтә һәм Түбән Кармалка авылларына су басу куркынычы яный. Без ситуацияне контрольдә тотабыз. Шушманы күзәтеп торабыз. Әгәр дә инде елгада су кинәт күтәрелә икән, бу хакта халыкка кичекмәстән җиткереләчәк. Моның өчен ике янгын сүндерү машинасында тавыш көчәйткеч урнаштырылган.
Галия апа Морзаханова белән без Шешма елгасы буенда очраштык. Ул тирә-якны күзәтеп тора иде.
–Яз җитә башласа, күңелне борчу баса. Әле бит берничә ел гына су өйгә кадәр җитми. Быел ничек булыр, бер Аллаһ кулында. Ә элек өйгә көймә белән кайткан чаклар булды, – дип уртаклашты уй-фикерләре белән ул. –Базлар да су белән тула, идәннәргә җитә иде... Бер елны менә шул күпер аша фермага эшкә киттек. Без эшләп кайтканчы, су күтәрелгән, күпер су астында калган. Көймә белән каршы алдылар. Билдән суга батып өйгә кердем. Күп күрдек инде суны. Ул бит әле бөтен бакча елга алып килгән чүп белән тула, өйдә дә дымы озакка бара, ярты җәйгә кадәр. Шулай да моннан күчәсебез килмәде. Бик матур урын, аеруча, җәй көннәрендә. Нишлисең инде, ике рәхәт бергә булмый.
Табигатьнең нәрсә күрсәтүен алдан фаразлавы кыен, шуңа күрә һәр авыл җирлеге саклык чараларын алдан күрергә тиеш.
2012 елның язында Шушма елгасы ярларыннан чыгып, Бәркәтә авылындагы 50 йортка зыян салган иде. 1979 елдагы язгы ташу иң көчлесе булгандыр, бу елны су авылның дүрт урамындагы байтак хуҗалыкның йортына кергән.
Су берничә сәгатьтә күтәрелергә мөмкин, әгәр шундый куркыныч килүен күрсәгез 2-57-01 яки кәрәзле телефоннан 101 номерына шалтыратырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев