Яшәүчедә яңгыр бодайларны еккан
Бүген Яшәүчедә көчле яңгыр яуган. Әлеге табигать күренеше игеннәргә дә бераз зыян салган.
-Бер сәгать чамасы яуган көчле яңгыр бодайларны екты. Яшене дә бик көчле иде, - диде Кармыш авыл җирлеге башлыгы Рәмилә Гатина. – Бәхеткә, бозы булмады. Юкса, зыяны тагын да күбрәк булыр иде.
Синоптиклар фаразлавынча, районда бүген һәм алдагы ике көндә дә яңгырлар булырга мөмкин. Белгечләр көчле җил, яшен вакытында урам баганаларында урнаштырылган щитлар, агачлар астында ышыкланмаска, сак булырга киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев