Яшәүче бистәсе янындагы Кирлемар тавы фаҗигасен гыйбрәт өчен өйрәнәсе
Яшәүче бистәсе янындагы Кирлемар-Лишуннар тавы да – халкыбызның йөрәк ярасы. Бу урын фаҗигале, ул әле дә тетрәндерә.
1930 нчы елда Кирлемар тавына кыш уртасында, сусыз, ялан җиргә якын-тирәдән хокукларыннан мәхрүм ителгән дин әһелләрен китереп ташлыйлар. Мал-мөлкәтләре тартып алынган, гаиләләре белән монда нужа чиккән бәхетсезләрнең кайберләре ачлык-ялангачлыкка түзә алмыйча вафат була, бер өлеше сөргенгә озатыла.
Үз тормышларын куркыныч астына куеп, Кармыш һәм Яшәүче халкы Кирлемардагыларга, җир куышында, землянкаларда яшәүчеләргә азык-төлек китереп булышкан, диләр.
Суслонгерның татар концлагеры варианты дип тә атыйлар бу җир белән бәйле вакыйгаларны. Аңа кагылышлы хезмәтләр дә бар, әйтик, төбәгебез тарихы буенча, бигрәк тә Кармыш, Яшәүче авыллары турында, китапларда, хезмәтләрдә Лишуннар тавы да телгә алына.
Өч елга сузылган золымга кагылышлы документлар юк диярлек, булганнарын эзләп табасы бар.
Кармышта үткәрелгән фәнни-гамәли конференциядә төп сүз дә Лишуннар чокыры турында булды. Идел буе Болгарында ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу кысаларында район мөхтәсибе оештырылган әлеге чарага тирә-як районнардан да дин әһелләре, тарихчылар килде.
– Үзенә күрә күчмә утырышыбыз Кирлемарны дога кыла торган изге урын итү турында фикер алышу, нахакка рәнҗетелгән корбаннар рухы өчен мөһим, - диде район мөхтәсибе Рамил Ибраһимов.
– Кирлемарда нәрсәдер эшләү турында 2010 елдан бирле сүз алып барабыз, әмма конкрет эш күренми, - диде журналист, тарихчы, үзе дә Яшәүчедә туып үскән Дамир Таҗиев. –Утырткан агач үсентеләре тамыр җибәрә алмады. Бирегә сөрелгәннәрнең исемлеген тулыландырасы бар. Ерактан күренерлек итеп, манара рәвешендә, таш куясы, затлы агачлар утыртасы иде. Бу фаҗигагә тагын җиде елдан 100 ел тула, шуңа кадәр аңа кагылышлы документаль фильм төшерү, трагик-драматик әсәр язу да кулдан килерлек эш. Билгеле, барын да башкару өчен иң элек акча кирәк. Моны, минемчә, нефтьчеләрнең грант акчаларына эшләп булыр, иганәчеләр дә табылыр.
– Мин монда инде өченче тапкыр, Кирлемар тавына да менеп карадым, биредә интеккәннәр рухына дога кылдым, мәкалә яздым. Беләсезме, мондый хәлләргә башта ышана алмадым, бик нык тетрәндем, - диде тарихчы, язучы, сәясәтче Фәүзия Бәйрәмова. –Төрле чыганаклар аша, мин дә бу теманы өйрәнүне дәвам итәм. Драматик әсәр кирәклеге белән килешәм, бәлки ул булыр да. Авырлыгы шунда, Лишуннар-Кирлемар тавы белән бәйле рәсми документлар юк дәрәҗәсендә, кемнәрдер сөйләгәннәргә генә таянып эшләү аз.
Бүгенге сөйләшүдә журналист, тарихчы Илдар Кыямов, шулай ук яхшы билгеле галимнәр, тарихчылар Фәйзелхак Исләев, Рафик Насыйров, Илфат Сөләйманов та үз фикерләрен ирештерделәр, Кирлемар тарихын өйрәнгәндә җирле архивларда активрак эзләнергә өндәделәр. чыгыш ясаган башка кайбер тарихчылар тәкъдимнәре дә уртак эшкә уңай йогынты ясар.
Конференциядә район башлыгы Рамил Айбатов та катнашты.
- Бүген бик мөһим тема буенча сүз бара. Без, дин дәүләттән аерым дисәләр дә, мәчетләргә, чиркәүләргә кулдан килгәнчә булышабыз. Дин әһелләре халык белән зур эш алып бара, бүгенге чараны оештыручыларга рәхмәт, репресия корбаннарын онытырга ярамый, - диде ул. –Киләчәктә Чирмешән крепосте – Яңа Элмәле – Ташказан маршруты – туристик маршрутка әверелер, бу урыннарга экскурсияләр дә булыр дип ышанабыз. Шул ук Яшәүче ягындагы серле Ташказан да юл уңаенда бит. Дөрес, планлаган эшләр катлаулы, зур чыгымнар сорый.
Конференциядә катнашучылар хуплаган мөрәҗәгатьтә хокукларыннан мәхрүм ителеп, Лишуннар тавында булганнарның исемлеген язып кую, төрбә кую, парк ясау, хәзер Кармыш мәдәният йорты урнашкан, элек мәчет булган урында элмә такта кую кебек, башка эшләр дә ниятләнә. Барысын да бергә башкару мөмкин түгел, шуңа күрә көч җитәрлекне бурыч итеп кую, планнарны конкретлаштыру сорала. Конференцияне оештырып йөрүчеләрнең берсе, идея авторы, Питрәчтә яшәүче якташыбыз Вагыйзь хәзрәт Гатин әйтүенчә, вакыт тиз уза, эшне башларга тиешбез. Болар фаҗигале мондый хәлләрне булдырмау, гыйбрәт өчен кирәк.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Кадыйр Гомәров фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев