Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Яшь ветеринарлар Чирмешән районында тәҗрибә туплыйлар

Диана һәм Тимур Уразбаевлар “Ильхан” җәмгыятендә бер ел эшлиләр. Икесе дә ветеринарлар.

Диана – Чистай кызы, Казанда укыган, Тимур Уфада һөнәр үзләштергән. Яшьләр очраклы рәвештә, Диана бер хуҗалыкка практигага килгәч, очрашалар. Уку йортын тәмамлап, дипломнар алгач, алар гаилә коралар.

-Вакансияләр карый башлагач, “Ильхан” хуҗалыгы турында укыдык. Безгә ул ошады. Монда заманча терлекчелек комплексы, эш шартлары бик яхшы, хезмәт хакы да югары, яшьләргә бөтен яктан да ярдәм итәләр, укуны дәвам итәргә, белемеңне үстерергә дә мөмкинлек бар, - ди Диана.

Яшьләргә яшәү өчен барлык уңай шартлары булган яңа торак биргәннәр.  Эш көннәрендә аларның күпчелек вакыты комплекста уза, ә менә ял көннәрендә яшь гаилә сәяхәт итәргә ярата икән.

-Без өйдә сирәк утырабыз. Ял көннәрендә Казанга, Чистайга, Әлмәткә юл тотабыз. Җәй көне пикникларга чыга идек, - диләр Уразбаевлар.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев