Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Яшь гаилә сертификат акчасына Чирмешәндә йорт сатып алачак

Альберт һәм Алия Баһаутдиновларга, “Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү” программасында катнашучылар буларак, 889 мең 887 сум акчага сертификат-таныклык бирделәр. Аларга бу документны районкүләм пәнҗешәмбе планеркасында район башлыгы Рамил Айбатов тапшырды.

Әлегә Урманасты Үтәмештә яшәүче Баһаутдиновлар торак төзүгә яки сатып алуга мондый социаль түләүне Чирмешәндә аерым йорт сатып алуга тотмакчылар.

Якташларыбыз ошбу программада катнашуга 2021 елда гариза биргәннәр, документлар тапшырганнар.

-Бик яхшы ярдәм бу, - ди Альберт Рәфис улы. – Без ике бала үстерәбез, мин кибеттә эшлим, хатыным яшь бала карый.

Район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлегендә әйтүенчә, югарыда телгә алынган программада райондагы тагын дүрт яшь гаиләләр катнаша, чиратта тора. Алардан тыш, былтыр да бер гаилә сертификат алган.

 

Кадыйр Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев