Яңа Кади пионерына “Артек”ка юллама биргәннәр
Без бу хакта язган идек
55 ел элек
Югары Кәминкә авылында сепоратор пункты эшләтеп җибәрделәр, ул 1 сменага 20 тонна сөт чыгарырга сәләтле. Пункт Фрунзе исемендәге (Ивашкино, Әккәрәй), Орджаникидзе исемендәге (Югары Кәминкә), “Урал” (Кара Чишмә), “Татарстан” (Түбән Кәминкә), “Победа” (Туймәт) “Шушма” (Бәркәтә) колхозларына хезмәт күрсәтә.
“Ленин юлында” – 13 февраль, 1970 ел.
50 ел элек
Яңа Кади сигезьеллык мәктәбенең Валя Котик исемендәге отряд пионеры Рәмзия Кәлимуллина бик яхшы укыганы өчен Бөтенроссия “Артек” пионер лагерена юллама белән бүләкләнде.
“Ленин юлында” – 15 февраль, 1975 ел.
45 ел элек
“Алга” (Кармыш) колхозы игенчеләре 1500 тонна бөртек бөртекләре агулады, 690 тонна борчак орлыгын ТМТД препараты белән эшкәртте.
“Ленин юлында” – 16 февраль, 1980 ел.
Район хуҗалыкларында 21 радиоузел эшли. Аларның җирле радиотапшырулар редакциясе, редакция составы парткомнарның һәм партбюроларның утырышларында расланган. Моннан кала тагын 9 радиоузел урта һәм сигезьеллык мәктәпләрдә эшли.
“Ленин юлында” – 27 февраль, 1980 ел.
30 ел элек
Һәр икенче йортта. Әйе, 180ләп йортлы Иске Үтәмештә, диярлек, 80 тирәсе ат асрала.
“Безнең Чирмешән” – 1 февраль, 1995 ел.
Район почта элемтәсе узелы мәгълүматлары буенча, посылкалар җибәрү тәртибе шул килеш калды, ә менә бәяләр үзгәрде. Посылканы Россия шәһәрләренә җибәрүчеләргә 1 килограммы өчен 400 сумнан 800 сумга кадәр түләргә туры килә.
“Безнең Чирмешән” – 1 февраль, 1995 ел.
Район үзәгендә яңа, матур, иркен кунакханә ачылды. 19 бүлмә 28 кешегә исәпләнгән һәм мебельләр белән җиһазландырылган. Бер кешелек өчен һәм “Люкс” бүлмәләре дә бар. Номерда бер тәүлек яшәү, категориясенә карап, 17 мең сумнан 25 мең сумга кадәр.
“Безнең Чирмешән” – 22 февраль, 1995 ел.
25 ел элек
1999 елда районда яшәүчеләргә 95 санатория юлламасы бирелгән 100 бала “Васильево” һәм “Жемчужина”да ял итте. 11 юлламага балалары белән әниләр ия. Хәзер бер юллама бәясе 5200 сум, ә, “Әни һәм бала” – 10 мең сум.
2000 елның гыйнварында 30 кеше ял итте һәм сәламәтлекләрен ныгытты.
“Безнең Чирмешән” – 9 февраль, 2000 ел.
Язгы-җәйге кыр эшләре вакытында колхоз ашханәсендә 50-60 кешене ашатып өлгерер өчен нык тырышырга кирәк. Бу вакытта монда яшь пешекчеләр ярдәмгә килә. Гаҗәп, әмма аш-су бүлмәсендә эшләргә күбрәк малайлар тартыла. Яшь пешекчеләр Андрей Жеглов һәм Рома Казимиров эшләп алган беренче хезмәт хакларын - 65 сумны хәтерләрендә озак сакларлар.
Т. Татарчинская хатыннан.
Түбән Кармалка авылы.
“Безнең Чирмешән” – 9 февраль, 2000 ел.
Узган елда районда 250 сабый дөньяга килде, 2000 елның гыйнварында - 22. Былтыр 40 бала никахтан тыш туган, бу кечкенә сан түгел.
Былтыр районда 323 кеше үлде, гыйнварда – 53.
Чагыштыру өчен, 2024 елда районда 71 бала туды, 283 кеше гүр иясе булды (2023 тә 63 туучы, 231 – үлүче – ред.).
“Безнең Чирмешән” – 16 февраль, 2000 ел.
20 ел элек
Узган елда районның хезмәт һәм мәшгульлек үзәгенә 4069 кеше мөрәҗәгать иткән. Үзәк 2548 кешегә эш тапкан. (Чагыштыру өчен, 2024 елда 247 кеше эшсез буларак теркәлгән).
“Безнең Чирмешән” – 9 февраль, 2005 ел.
Кара Чишмә авылында Корбан бәйрәменә 102 сарык корбанга чалынган. Ә Сәрия апа Нуретдинова һәм Минҗиһан апа Низамова балалары сыерлар корбан иткәннәр.
“Безнең Чирмешән” – 9 февраль, 2005 ел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев