Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Яңа елның тәүге көннәрендә дүрт чирмешәнлегә инсульт булган

Яңа ел каникуллары 10 көннән артып китсә дә, ашыгыч ярдәм хезмәтләре тәүлек әйләнәсе эшләде.

01 хезмәте диспетчеры Илдар Исмаилов хәбәр итүенчә, 2026 елның беренче 11 көнендә, бәхеткә, районда янгыннар булмаган.

 

 

Район полиция бүлегенең дежур частена елның беренче 11 көнендә 33 чакыру кергән. Бу көннәрдә районда матди зыян белән 10 юл һәлакәте теркәгәннәр. ЮХИДИ хезмәткәрләре аек булмаган хәлдә автомобиль белән идарә иткән ике машина йөртүчене ачыклаган, юлда йөрү кагыйдәләрен бозган 59 шофер җаваплылыкка тартылган.

 

Район үзәк больницасының ашыгыч ярдәм хезмәте фельдшерлары Яңа ел ялларында 83 тапкыр юлга кузгалганнар, шуларның өчесе ялган чакыру булган. Ашыгыч ярдәм фельдшеры Евгений Захаров әйтүенчә, елның беренче көннәре, чагыштырмача, тыныч узган, юл һәлакәтләренә чыкмаганнар. Бу көннәредә дүрт якташыбызга инсульт булган, 18 кеше югары тән температурасы булу сәбәпле мөрәҗәгать иткән.

Күпләр ашыгыч ярдәмгә шалтырата алмый икән, хәзер бу хезмәткә кәрәзле телефоннан да, стационар телефоннан да 103 номерын җыярга кирәк.

 

 

Район газ хезмәте начальнигы Рифат Гатин хәбәр иткәнчә, Яңа ел каникуллары хәвеф-хәтәрсез үткән, аварияләр булмаган, газ хезмәте диспетчерлары график буенда тәүлек әйләнәсе дежур торган. Аларга көнгә 2-3 тапкыр гына юлга кузгалырга туры килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев