Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Яңа Элмәледә көчле җил йортларның түбәләрен кузгатты

Яңа Элмәледә нибары биш минут эчендә йортларның һәм сарайларның асты-өскә килде.

Кичке сигезенче яртыларда боз ява, көнбатыштан искән җил нык көчәеп, кайбер йортларның түбәләрен алып ташлый, каралты-курага зыян сала. Хәтта парктагы зур-зур нарат агачлары да җилгә каршы тора алмаганнар, сынып ауганнар.

Стадион урамындагы Наталья Васюткина һәм Петр Павлов гаиләләре яшәүче ике квартиралы өйнең калай белән ябылган түбәсе берничә метр якка күчкән. Моңа нинди көч кирәк! Сарайлары да түбәсез. Ольга һәм Владимир Кирилловларның өй түбәләре фронтонсыз калган. Ике баш та буп-буш, кирпечләре җирдә ята.

- Барысы да бик тиз булды, - ди Яшьләр урамында яшәүче берәү. –Көчле җил башта баз өстен алып ыргытты, аннары сарайларны җимерде.

Зыян күрүчеләр ике дистәләп. Кемнәрнеңдер коймалары ямьшәйгән, капкалары урыныннан купкан, икенчеләрнең суган, бәрәңге түтәлләре теткәләнгән, алмагачлары сынып биртелгән, урамнарда агач, шифер калдыклары.

Зыян күргән йортлар, аларның хуҗалары янында муниципаль район башлыгы Рамил Айбатов та булды, районнан килгән белгечләр белән барын да карап чыктылар.

- Хәзер зыян күләмен конкрет ачыкларга, документлаштырырга, зыян күрүчеләргә ярдәм итү юлларын эзләргә кирәк, - диде ул.

Кызганыч, үткән кичтә җил, боз зыян китергән объектларның – милекнең күбесе иминиятләштерелмәгән булган.

Сүз уңаеннан. Яңа Элмәледә электр уты да бетеп торды, инде ут бөтен җирдә бар. Электр челтәрләреннән монда башта ике, аннары өч бригада оператив эшләгән.

Кадыйр Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев