Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Яңа Элмәледә “Афанасьев укулары” республика конференциясе узды

Яңа Элмәле авылында танылган якташлары, шагыйрь, тәрҗемәче, драматург, журналист Порфирий Афанасьевка багышланган “Афанасьев укулары” быел да узды.

Элек әлеге чара мәктәп, район күләмендә оештырылса, соңгы елларда аны колачлырак итеп уздырдылар, республика конференциясендә күрше районнардан да катнашучылар шактый булды. Яңа Элмәлегә Казаннан Чуваш төбәк берләшмәсеннән Константин Малышев, “Сувар” газетасының баш редакторы Ирина Трифонова килгән.

Порфирий Афанасьев - Чуваш республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, халык шагыйре, М.Сеспель исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, дөнья халыкларының халыкара академиясе академигы, дистәләгән китап авторы. Якташыбыз тәрҗемә, чуваш халкы арасында дөнья әдәбиятын пропагандалау юнәлешендә күп эшләгән. Шагыйрьнең үз әсәрләре дә итальянча, инглизчә, французча, болгарча һәм башка телләрдә яңгырый.

Чараны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйләгөл Мохсинова ачты һәм катнашучыларга уңышлар теләде.

- Без чуваш халык язучысы Порфирий Афанасьев туган төбәктә яшәвебез белән горурланабыз. Бүген биредә бәйрәм – шигьрият, әдәби сүз, туган тел бәйрәме. Барлык катнашучыларга уңышлар телим, - диде Ләйләгөл Вагыйз кызы.

Бәйге барышында жюри әгъзалары үзебезнең районның ун мәктәбе һәм Әлмәт, Алексеевск, Нурлат, Чистай, Яңа Чишмә, Лениногорск, Аксубай, Әлки районнары укучыларының чыгышын карады, 400гә якын укучы укучы 200гә якын номер күрсәтте.

- Бүген без биредә якташыбызны, дустыбызны, танылган шагыйрь Порфирий Афанасьевны искә алабыз. Ул үзенең шигырь юллары аша туган якка мәдхия җырлый. Аның иҗаты туган чуваш телен сакларга ярдәм итә,  - диде үз чыгышында Казаннан килгән кунак - Чуваш төбәк берләшмәсеннән Константин Малышев.

-Туган тел - ул безнең иң зур байлыгыбыз. Бу чара чуваш телен саклауга, үстерүгә тагын бер адым булып тора. Ана телегезне онытмагыз, аның белән горурланыгыз, - диде  “Сувар” газетасының баш редакторы Ирина Трифонова.

Сәхнәгә бер-бер артлы Әккәрәй, Ивашкино, Күтәмә, Чирмешән лицее, Сосновка, Ульяновка, Лагерка, Иске Элмәле, Яңа Элмәле мәктәпләре, Чирмешән лицее укучылары һәм күрше районнардан килгән кунаклар чыкты. Гомумән, бүген Порфирий Афанасьевның туган якка мәхәббәт хисләре белән сугарылган, әти-әнисенә, балаларына багышлап чуваш телендә язылган шигырьләре яңгырады. Якташыбызның әсәрләре буенча сәхнәләштерелгән чыгышларны да бик җылы кабул иттеләр тамашачылар.

-Без Лениногорск районының Кирлегәч авылыннан килдек. Порфирий Афанасьев әсәрләре белән яхшы таныш. Балалар аның шигырьләрен рус һәм татар телләрендә генә түгел, хәтта инглиз телендә дә укыйлар, - диде рус теле һәм әдәбияты укытучысы Нурия Бурнашева.

Яңа Элмәледә оештырылган конференциядә катнашучылар арасыннан иң-иңнәрне сайлап алу жюрига да бик җиңел булмады. Бик оста чыгыш ясаган укучыларга I, II һәм III дәрәҗә Дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырдылар. Бер катнашучы да буш кул белән китмәде, чыгыш ясаган укучыларның барысына да сертификатлар бирделәр.

Конференциягә килгән кунакларның кайберләре Порфирий Афанасьевның Яңа Элмәледәге музей-йортында да булдылар, экспонатлар белән таныштылар.

- Порфирий Васильевич Чабаксарда яшәсә дә, туган якны гел сагынып яшәде. Кызганыч, ул әлеге музейны күрә алмады. Ләкин байтак экспонатларны, фотоматериалларны Порфирий Васильевич үзе җыеп безгә җибәрде. Музейның ишекләре гел ачык. Ул авылыбызның йөзек кашы булып тора. Биредә балалар белән дә чаралар еш уза, читтән дә килүчеләр бар. Быел вафат булган якташыбызга 20 февральдә якташыбызга 84 яшь тулган булыр иде, - диде Афанасьев музее җитәкчесе Вячеслав Мельников.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев