Якты Таудагы бәйрәмгә күп итеп кыстыбый, җәймәләр пешереп килделәр
Якты Тау авылында ремонттан соң матурайган мәчет бинасын үзенә күрә бәйрәм, “өй туе” ясап кабат ачтылар.
Инде бер хәбәр иткәнебезчә, хәзер әлеге мәчетнең яшел төстәге матур утлары төнлә дә әллә кайдан күренеп тора. Ремонт барышында дин йортының манарасы биегәйтелде, түбәсе яңартылды. Аның яңа аен исә Әлмәт шәһәрендә яшәүче авылдашлары Хәлил Сәрвәров ясатып кайткан. Бинаның эчендә дә байтак ремонт эшләре башкарылды, тирә-ягы яңа төсле калай белән тотып алынды, юллары рәтләнде. 63 йортлы, 90лап кешесе булган Якты Тауның бердәм халкы – авылда яшәүчеләре, читтәгеләр изге эштә бик нык булышкан.
- Аеруча Минтаһир Мостафинга, Риназ Фәсхетдиновка, Рамил Хәмидуллинга, Ильяс Җамалиевка, гомумән, моңа өлешен керткән һәр авылдашка бик зур рәхмәт, - ди авыл имамы Ислам Нотфуллин.
Якты Тау мәчетен ачканда мәрхүмнәр рухына дога кылынды, тәгъбир әйтелде. Бу көнне бәйрәмгә әзерләнгән табында да ниләр генә юк иде. Яр Чаллыда яшәүче авылдаш Ленар Ихтисамов үзбәк кардәшләребездән тәмле пылау пешерткән. Авыл хатын-кызлары кем җәймә, кем кыстыбый, коймак пешереп авылдашларын сыйлады. Читтән кайтучыларның да мул күчтәнәчләре табында урын алды.
Ислам Нотфуллин фотолары һәм видеосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев