Якты Тау мәчетен җылыту чыгымнарын читтә яшәүче якташлары күтәрә
Ильяс Әнәс улын яктытаулылар рәхмәт сүзләре белән генә искә ала.
Шулай булмыйча, ул авыл мәчетен газ ягып җылыту чыгымнарын тулысынча үз өстенә алган. Аз сумма түгел, көзен, кышын ай саен 3-3,5 мең сум җыела.
Яр Чаллыда эш йөртүче Ильяс Җамалиев Якты Тауда яшәүче әнисе Гөлнурга да ярдәмчел, аның да ут һәм газ чыгымнарын түләп тора. Озак еллар колхозда сыер савучы хезмәтендә булган Гөлнур Гарифулла кызын Ильяс һәм башка уллары да кадерләп кенә торалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев